Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Шәйхетдиновлар нәселе авылдашларына зур бүләк ясады

Олы Бакырчы авылының соңгы ике-өч елда шактый күркәмләнгән, киңәйгән мәчетендә Ифтар табынына кырык ир-ат килде.

-Хәзер мәчетебезгә шуның кадәр үк диярлек кеше даими йөри, намазга баса, яшьләргә һәм чордашларына матур үрнәк күрсәтә. Бик күпләр ураза тотып, башкаларны да үз артыннан ияртә. Авылыбызны, мәчетебезне, зиратыбызны саклау, матурайтуда һәр авылдашым ярдәмчел һәм ихлас күңелле, - диде табынны ачып, авыл имамы Шәүкәт хәзрәт. 
Ифтар табынын җыюда һәм үткәрү чыгымнарына бу юлы авылның күркәм холыклы, иманлы Шәйхетдиновлар нәселе дәвамчылары- Гөлия, Илдар һәм Илгиз гаиләләре иганәчелек итте. Намазга Олы Бакырчы авылы халкы белән белән бер сафка Апасның Җәмигъ мәчетеннән килгән Айрат хәзрәт һәм башка вәкилләр дә басты һәм авылда кунак булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев