Апастово-информ
  • Рус Тат
  • СНЮС белән НАСВАЙ рисвай итәр...

    Бүген балигъ булмаганнар арасында тәмәке тарту белән бәйле булмаган бик тә яман һәм куркыныч күренеш таралып бара.

    (Апастово-информ“, Ришат Җамалиев.) 
    Гадәти, төтенли торган тәмәкегә алмашка составында тәмәке булган, авызга кабып чәйни торган НАСВАЙ, суыра торган СНЮС популярлаша. Болары тагын да аянычрак нәтиҗәләргә китерүен алар әле аңламый... 
     
    2013 елның 23 февралендә “Гражданнарның сәламәтлеген һәм тирә-юньдәгеләрне тәмәк төтененнән һәм аның нәтиҗәләреннән саклау“ турында“гы Федераль Закон кабул ителде. Бу Закон нигезендә составында тәмәке (табак) булган чәйни торган насвай һәм суыра торган снюсны күмәртәләп һәм ваклап сату тыела. 
     
    Насвай ул тәмәке, известь һәм тәмәке булмаган төрле чималлардан әзерләнгән төтенсез продукт булып санала. Авызга кабып суыра торган тәмәке-снюс- шулай ук янып төтен чыгармый. Аның составына өлешчә яки тулысынча тәмәке тузаны, вакланган тәмәке, тәм керткеч, башка өстәмә ингедриентлар керә. 
     
    Бу катнашмаларны яшүсмерләр куллану нәтиҗәләре түбәндәгечә - насвай яки снюс ашказаны-эчәк трактларын бик тиз зарарлый, авыз эчлеге рагын китереп чыгара. Шулай ук йоткылык, ашказаны асты бизендә соңгы стадияләрдә дәвалап булмый торган яман шеш авыруы башланум мөмкин. Начар үрнәккә ияреп начар гадәткә өйрәнгән яшүсмерләренең буйга һәм акыл үсеше акрыная, ул агрессивлаша, сәбәпсезгә дә бик тиз кызып китә башлый, тирә-юньгә игътибары кими. Башка көтелмәгән симптомнар да күзәтелә. Бик кызганыч, әле җитлекмәгән “бала акыллы“ яшүсмерләр “модалы“ дип бу яман гадәтләргә бик тиз бирелеп ияләшәләр. 
     
    “Безнең районда тәмәке продуктлары белән генә сәүдә итүче сату нокталарында бу Законның төгәл үтәлешенә инану өчен без кулланучылар хокукларын яклау, “Роспотребнадзор“ инспекторлары һәм хокук сакчыларын җәлеп итеп тикшерү һәм контроль сатып алулар үткәрдек. Шулай ук тәмәке продуктлары белән сәүдә итүче азык-төлек кибетләре эшчәнлеген дә күз уңында тотабыз. Закон бозу очраклары ачыкланмады“,-ди район прокуроры Артур Шәрипов. 
     
     Шулай ук прокуратура хезмәткәрләре һәм район хокук сакчылары аграр көллият һәм мәктәпләрда яшүсмерләр белән төрле очрашулар һәм чаралар, әти-әниләр, мәктәп җыелышларында аңлату-кисәтү эшләрендә дә актив катнашалар. 
     
    “Закон бозып, кулланучыларга чәйни торган насвай, суыра торган снюс сатучыларга гаепләре расланган очракларда нинди җәза каралган?“ 
     
    “Бу очракта суд РФ Административ Кодексының 14,53 маддә, икенче өлешенә нигезләнеп карар чыгара. Гражданнар өчен ул 2 меңнән 4 мең сумга кадәр административ штраф белән төгәлләнә. Вазифалы затларга (шәхси эшмәкәрләр, ИП) бу административ штраф күләме 7 мең сумнан 14 мең сумга кадәр. Юридик затларга өстә китерелгән Федераль Законны бозу нәтиҗәсе 40000-60000 сумга кадәр штраф белән төгәлләнәчәк“,-диде прокурор. 
     
    “Әти-әниләргә балаларының үз-үзен тотышлары, сәламәт яшәү рәвешен алып баруларын даими күзәтеп һәм тикшереп тору бик кирәк. Укытучылар да уяу булсын иде. Районда насвай яки снюс белән сәүдә итүчеләр, балаларны бу яман гадәткә өндәүчеләр турында мәгълүматыгыз булса, бу турыда хокук сакчыларына җиткерегез. Һәрбер очрак җентекләп тикшереләчәк һәм оператив чаралар күреләчәк“,-дип тә кисәтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: