Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

ТАССРның 100 еллыгы флагын Апасның иң яшь Мотыйгуллиннар гаиләсе дә каршы алды

Бу көнне районның ЗАГС бинасында Динар һәм Динара Мотыйгуллиннарның никахлары теркәлде.

(5 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).



Яшь гаиләне котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да килде. Ул яшь гаиләгә олы хөрмәтен белдереп, беренче документ һәм истәлекле бүләк тапшырды.
“Сез һәммәбез өчен истәлекле булган – ТАССР төзелүгә - 100 ел һәм районыбыз оешуга – 90 ел тулган елда олы тормыш юлына аяк бастыгыз. Бу истәлекле вакыйга сезнең гаилә тормышында зур истәлек булып сакланыр. Ак юллар, тигез, матур тормыш сезгә, яшьләр!, - диде ул, изге теләкләрен юллап.
Яшьләрне әти-әниләре, якын туганнары да тәбрик итте. Алар хөрмәтенә район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын яңгыратты. Бу көнне яңа гына туган Мотыйгуллиннар гаиләсе ТАССРның 100 еллыгы флагын да каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев