Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Төшенкелеккә бирелергә ярамый, калын кесәле абыйны да эзләргә кирәк түгел”: Дятлов яшь актерларга киңәшләрен бирде

    90нчы еллардан башлап россия актерының тормышы зур үзгәреш кичергән.  


    Актер һәм җырчы Евгений Дятлов яшь артистларга беркайчанда бирешмәскә киңәш итте. Бу хакта ул Андрей Кузьмин белән әңгәмәдә сөйләде.
     “Хәзер барысын да озак уйламыйча һәм тиз арада эшләргә кирәк. Мөмкинлек бар икән, тиз генә кер дә 100 процентка эшеңне башкар. Барып чыкмаса – тагын бер тапкыр эшләп кара. Төшенкелеккә бирелергә ярамый, калын кесәле абыйны да эзләргә кирәк түгел. Бары тик үзеңә тырышырга кирәк, - дип ассызыклады ул.
    Актер белдерүенчә, 90нчы еллардан башлап россия актерының тормышы зур үзгәреш кичергән. Күп кенә фильмнар төшерелгән, үз-үзен күрсәтү мөмкинлеге үскән. Аның белән бергә конкуренция дә нык арткан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: