Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Урта Балтай мәктәбе укучылары белән юл куркынычсызлыгы хакында әңгәмә узды

Әлеге кисәтү чарасында районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова катнашты.

(17 январь, “Апастово-информ”).


Укучылар юллардагы иминлек, куркынычсызлык каешларын куллану, җәяүлеләр киемендә яктылык кайтару элементларын тәүлекнең караңгы вакытында куллану кирәклеге хакында тыңладылар.
Әңгәмә ахырында балаларга "Кышкы куркынычсызлык" дигән видеодәрес күрсәтелде һәм белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтаручы элементлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев