Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Урта Биябашы авылында су юллары яңара

Урта Биябашы авылында “Чиста су” программасы нигезендә су кертү эшләре бара.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).


“Урта Биябашы авылының су юлын яңарту өчен авыл җирлегенең резервтагы 500 мең акчасын күчереп проект ясаттык һәм программага кердек. 5 чакрым су юлы салына, башня куела. 18 миллион сумлык эш башкарыла. Район башлыгы зур ярдәм итте. Халык бик шатланды. Президентыбызга һәм район башлыгына зур рәхмәт”, - диде авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин.


Урта Биябашында яшәүче халык тәүлегенә 24 сәгать сулы булачакбыз, дип сөенә.


“Су юллары бик иске иде, ул гел тишелеп тилмертте. Суны көнгә ике тапкыр гына ала идек. Сулы булуга бик шатланабыз. Эшләребез дә җиңеләер, алла боерса, - диде Гөлсем апа Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев