Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Үтәмеш авылында сайлауга килүчеләр барлыгы 80 процент булган

Сайлау барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин да танышты.

( 16 март, “Апастово-информ”).



Үтәмеш авылында сайлаулар бик тыныч уза. Халык бер-бер артлы килеп тора, киләчәк өчен үз тавышын бирә. Сайлаучылар өчен барлык шартлар да тудырылган. Чәй табыны әзерләнгән, үзешчәннәр җыр-моңнары, гармун көйләре белән халыкка бәйрәм кәефе өстиләр.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлау комиссиясе вәкилләре белән аралашты, сайлауларның барышы турында сорашты, киңәшләрен бирде.
“Халык иртәдән үк килә башлады. Хәзерге вакытта сайлаучылар 80 процент булды. Барысы да билгеле бер тәртиптә бара. Сайлаулар үзенә күрә бер бәйрәм төсле. Очрашу, аралашу, хәл белешү өчен дә бер сәбәп”, - ди сайлау комиссиясе рәисе Елена Сәлахова.

#ТатарстанАлга
#Татарстан #Россия #Выборы #ВыборыПрезидента #ВыборыПрезидентаТМ24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев