Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Якынына “Йолдыз“ бүләк итүчеләр электр иттарткычы һәм термочәйнекле дә булды

    2020 елның икенче яртыеллыгы өчен “Йолдыз“(“Звезда“) газеталарына язылу чорында күп кенә бүләкләр вәгъдә иткән идек.

    (26 июнь, “Апастово-информ“).
    Акциянең шарты буенча, 15 майдан 1 июньгә кадәр “Йолдыз“га язылып, квитанцияләрне редакциягә юлларга кирәк иде. Алар якыннарына берьюлы берничә бүләк ясады.
    Лотерея “Йолдыз“ һәм “Апас хәбәрләре“ коллективлары белән берлектә уйнатылды. Туры эфирда алып барылды.
    Термочәйнек Олы Болгаердан Диләрә Сибгатуллинага насыйп булды. Аңа “Йолдыз“ны авылдашы Әнсар Галиев бүләк иткән иде.
    Электр иттарткычы иясе исә – Апастан Рәүхәт Сафин. Рәүхәт абыйга “Йолдыз“ны кызы – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бүләк итте.
    Бүләкләр бүген үк ияләренә тапшырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: