Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ял көнне озак йокларга ярыймы?

    Ял көннәрендә озак йоклау атна буе йокламаганны тулыландыра дигән фикерне белгечләр кире какты. Смонологлар — йокы турында өйрәнүче галимнәр ял көнендә озак йокларга ярамый дип саный. Бу турыда «Вечерняя Москва» хәбәр итте.

    Сеченов исемендәге Медицина академиясе табибы Михаил Полуэктов сүзләренчә, ял көне озак йоклау йөрәк белән проблемалар, шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре китереп чыгаруы ихтимал. Кеше ял көннәрендә атна буена йоклаганнан артыграк йоклау дөрес түгел, дип саный ул.

    Артык йоклау акыл сәләтен тоткарлый, горизонталь халәттә озак яту умыртка баганасына начар йогынты ясый. Организмда матдәләр алмашы бозылып, артык майлар туплана.

    «Иртәнге биштә йокларга ятарга ияләштегезме? Алайса көн саен йокы вакытын бер сәгатькә арттырыгыз. Ритмны 23 сәгатькә күчерергә теләсәгез, атна дәвамында йокы вакытын арттыра барыгыз. Бу дәвамлы процесс, ләкин нәтиҗәле», — дип сөйләгән табиб.

    Табиб фикеренчә, йоклар алдыннан физик йөкләнеш булмаска тиеш.

     

    Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/29-11-2019/yal-k-nne-ozak-yoklarga-yaryymy-5696815

    Фото: пикселей 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: