Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Язгы чакырылыш-2019

    Быелгы язгы чакырылышта хәрби хезмәткә районнан 37 егет озатыла. Аларның егерме проценты югары, калганнары махсус урта белемле. 25 егетнең беренчел хәрби һөнәре бар.

    -Үзем район хәрби комиссариатында эшләгәч, көзге, язгы чакырылышта катнашып, улларын солдатка озатучы әти-әниләр белән даии аралашып, очрашып тордым. Инде менә үз улым-Рафилны армиягә озатырга насыйп буды,-ди Албина Илалова. -Олы улым артыннан кечесе-Булат өлгереп килә, әле кечкенә булса да, “үсеп җиткәч, мин дә абый кебек солдатка барам“, ди. Рафил белән бер үк таңда улы Артурны армиягә озаткан Шыгайдан әнисе Алсу, Ябалактан уллары Гаделне озатып калган Фиршат белән Руфия белән теләктәшләр, җан дуслар без хәзер, бер-беребезне, эчке кичерешләребезне яхшы аңлыйбыз. Хәерле юл, сезгә, балалар!

    -21 июндә тантаналы итеп, зурлап хәрби хезмәткә озатылган Артур Рафил белән бергә Апас көллиятендә укып, армиягә әзерлекле техник-механик һөнәре, диплом белән китте. Гадел исә Казан технология һәм дизайн көллиятен тәмамлаган. Шуңа да аларга хәрби хезмәт итү җиңел биреләчәк. Мин моны үземнең күпьеллык эш тәҗрибәмнән чыгып әйтәм,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

    Быелгы язгы чакырылышка районның 243 яшүсмере махсус медицина комиссиясе үтте. 9 сыйныфны тәмамлаган 48 яшүсмер “Зөя“ балалар ял-сәламәтләндерү үзәгендә палаткалы шәһәрчектә беренчел хәрби күнекмәләр алды. Быелгы чыгарылыштан 18 яшүсмер хәрби уку йортларында укырга теләк белдерде. Махсус урта уку йортын уңышлы тәмамлап, кулларына диплом алган ике яшь апаслы Россия армиясендә контракт буенча хезмәт итәргә уйлый.

    -Район мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбия эше бик яхшы куелган. Сездәгедәй Батырлар аллеясы, Мемориал комплекс, һәйкәлләр, обелиск-бюстлар саны һәм композициясе Татарстанның башка районнарында һәм шәһәрләрдә бөтенләй юк,- диләр Апаска эшлекле визит ясаучы һәм күреп китәргә теләгән күпсанлы кунаклар.

    Һәм тагын бер сан-бүген Россия Хәрби Көчләрендә төрле гаскәрләрдә Апас районында туып-үскән 16 офицер ил тынычлыгы һәм иминлеге сагында  тора. Афәрин, якташлар!

    Ришат Җамалиев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: