Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ашыгыч ярдәм һәркемгә кирәк

    Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин белдергәнчә, район буенча коронавирус белән авыручылар саны 297га җиткән, шуларның 51е балалар. Бүгенге көндә вакытлыча госпитальдә 11 авыру дәвалана, шуларның икесе реанимациядә.

    “Коронавирус - бик куркыныч чир. Күп кенә райондашларыбыз аның нинди хәтәр икәнен үзләрендә татыды. Күпләребез якыннарын югалту ачысын да кичерделәр. Вакытында вакцина ясатып, авыруга каршы торыйк! Ял көнне генә дә ашыгыч ярдәм машинасы 31 тапкыр чакыру буенча чыкса, шуларның 27 сендә коронавирус ачыкланды”, - диде баш табиб.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: