Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
материал

“Оста куллы әнием” бәйгесе

1. Раиля Гисматуллина, Апас Әниемнең җылы кочагы Кем тегә матур күлмәкләр, Кем ясый асыл бизәкләр, Кем тәмле ашлар пешерә, Гел сине искә төшерә? Кая барсаң, күз алдыңда, Һәрчак күңелеңдә яши? Ул - безнең иң якын кеше, Ул, белегез, безнең әни. Әни. Ана. Нинди олы сүз бу. Өч хәрефтән генә торуына...

1. Раиля Гисматуллина, Апас

Әниемнең җылы кочагы

Кем тегә матур күлмәкләр,
Кем ясый асыл бизәкләр,
Кем тәмле ашлар пешерә,
Гел сине искә төшерә?


Кая барсаң, күз алдыңда,
Һәрчак күңелеңдә яши?
Ул - безнең иң якын кеше,
Ул, белегез, безнең әни.

Әни. Ана. Нинди олы сүз бу. Өч хәрефтән генә торуына гына карамастан, бу сүз дөньяның бөтен гүзәллеген, матурлыгын сыйдырган. Ана кешедән дә артык үз баласын якынрак белүче кеше юк. Тугыз ай буе ана карынында йөртеп, тугач та йөрәк парәсе өчен ут йотып, күз алдыннан җибәрмичә, җил-давылдан саклап үстергән мәрхәмәт иясе ул. Күпме йокысыз үткәреп, бишек көйләрен көйләп, назлап үстергәнсез газизебез безнең.
Сүзем Апас районы Морзалар авылында яшәүче Серазеева Зөһрә Галәттин кызы, Апас авылында яшәүче кайнанам, икенче әнием үз кызыдай якын күрүче әнием Гыйсматуллина Гөлсинә Гайфулла кызы турында.
Әниләрем минем! Бары сез булганга гына бу дөньяның гүзәллеген, матурлыгын күрергә өйрәндек бит без. "Әни" сүзен әйтеп яшәүче кеше бу дөньяның иң бай кешесе, - дип саныйм мин. "Кызым" диеп назлап эндәшүче булганга Ходаема мең рәхмәтләр әйтеп гомер итәм.
Әй Ходаем, әниләремнең безне сагынып көтеп торучы күзләреннән,мәгънәле сүзләреннән, җылы кочагыннан аерма. Безгә матур, якты дөнья бүләк иткәнегез өчен, назлап-кадерләп үстергәнегез өчен тормыш иптәшем белән сезгә олы рәхмәтләр җиткерәсем килә. Сезнең биргән киңәшләрегез тормыш юлында юлдаш булсыннар иде.

2. Илина Хайруллина, Апас

Иң матур әни!


Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет -
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше -
Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!

3. Расима Насыхова, Морзалар

Яраткан әниләрем

Ана - бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга.
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.

Әйе, үзең ана булгач кына, бу исемнең нинди олы икәненә төшенәсең. Синең өстә нинди җаваплы, шул ук вакытта авыр да, татлы да хезмәт. Шушы хезмәт аша тормышның ямен дә, матурлыгын да аңлыйсың, тоясың.
Үзем ике бала әнисе буларак шуны аңлыйм - без балалар, әниләр өчен никадәрле газиз, кадерле икәнбез. Аны сүз белән генә әйтеп аңлата торган да түгел икән. Безнең өчен күпме йокысыз төннәр, борчулар кичергәннәр. Тамаклары тук, өс-башлары чиста, кеше балаларыннан ким-хур булмасыннар дип барлык тормыш авырлыкларына түзем, сабыр булганнар. Күңел төшенкелегенә бирешмичә, тормышның тәмен, яшәүнең ямен белеп яшәгәннәр hәм яшиләр.
Бүгенге көндә минем ике әнием бар. Кормаш авылында яшәүче әнием Сөнгатуллина Рәмзия Насыйр кызы, Морзалар авылынды яшәүче кайнанам, үз кызыдай якын күрүче әнием Насыйхова Фәния Тәүфикъ кызы. Әни белән кайнана арасында тары бөртеге кадәр генә аерма диләр. Ләкин минем өчен ул аерма да юк. Алар икесе дә минем өчен иң газиз кешеләрем. Мин мең рәхмәтлемен Ходаема шундый әниләрем булганга.
Минем әниләрем гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәннәр. Күпме балаларны алар мәктәп бусагасыннан атлап керткәннәр. Күпме җылылык, күпме наз биргәннәр. Өйдә аларны тагы шул ук хезмәт көтеп торган. Без әнинең өч баласы: ике ул, бер кыз, ә кайнанамның баhадирдай өч егет. Балаларның барысына да төпле тәрбия биреп, ныклы адымнар белән атлап китәр өчен терәк, таяныч булганнар. Үзебез дә әти-әниләр булсак та, без hаман алар өчен бала әле. Безне hәрчак кайгыртып, ярдәм итеп, үзләренең киңәшләрен биреп, назлап, иркәләп, яратып торалар. Авыр чакларда аларга килеп сыенасың. Аларның "балам" диеп бер дәшүләре дә күңелгә бетмәс-төкәлмәс көч бирә.
Барлык әниләр дә минем әниләрем кебек булсыннар иде.

4. Гульназ Малаткина, Т. Биябаш

Әниләргә-олы хөрмәт!

Бүгенге көндә минем ике терәгем - ике әнием бар! Түбән Биябашы авылында яшәүче үз әнием Нигъмәтуллина Гүзәл Абдулла кызы, һәм Буа районы Кильдураз авылында яшәүче кайнанам, икенче әнием, Малаткина Әлфинур Салих кызы. Безне аякка бастырыр өчен күпме көч, күпме тир түккәннәр, безне иркәләп-назлап үстергәннәр! Авыр чакта һәрвакыт ярдәм итәргә әзер алар. Кирәк чакта һәрвакыт киңәшләрен бирәләр. Әни кадерен үзең әни булгач кына чын-чынлап аңлый башлыйсың икән шул...Аларга рәхмәтем чиксез зур!!!
Без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
Әни диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән - балаларыгыз Илнар-Гөлназ, оныкчыгыгыз Эльвина.

5. Роза Зиннатуллина Т.Барыш

Кадерле әниебез Зиннәтуллина Мөслимэ Кашаф кызы бүгенге көндә Апас районының Түбән Барыш авылында яши. 76 ел гомер эчендә күп кенә шатлык-куанычлар да, кайгы-хәсрәт, югалтулар да кичергән әниебезгә тормыш сынаулары алдында сынатмаска аның тормышны яратуы, көчле рухлы, эш сөючән булуы ярдәм итә.

Бүгенге көндә дә кул эшләре белән шөгыльләнүче әниебезгә карап сөенәбез дә, сокланабыз да! Ул әле хәзер дә, яшь чакларын искә төшереп, альяпкычлар, кульяулыклар, сөлгеләр чигү белән шөгыльләнә. Аларны балаларына, оныкларына бүләк итә. Әниебез күңел hәм кул җылысын биреп эшләгән бу кадерле hәм кыйммәтле бүләкләрне күз карасыдай саклыйбыз.
Без hәрвакыт аннан үрнәк алып яшибез. Дөньядагы иң якын кешебезгә, шулай безне сөендереп, янәшәбездә озын-озак гомер кичерергә язсын иде!
Без рәхмәтле сина, әни,
Бүләк итеп гомер биргәнгә.
Балам, диеп, өзгәләнеп,
Йокысыз төннәр үткәргәнгә!
Без рәхмәтле сина,әни,
Бар дөньяны нурга күмгәнгә,
Һәр балаңа назларыңны
Тигез итеп бүлеп биргәнгә!
Без рәхмәтле сина, әни,
Безгә сабыр,түзем булганга.
Без бәхетле, hәрвакытта
Карашыңны синең тойганга!

6. Альбина Фатыхова, К. Күккүз

Әни! Бу сүздә тормыш яме! Нинди тирән мәгънәле сүз бит ул! Аны дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштырып булмый.

Сүзем, Апас районы, Кече Күккүз авылында яшәүче әнием, Шагараева Ильхамия Гаяз кызы турында булыр. Минем әнием - әтием Рәхимҗан белән авылда тигез гомер кичерәләр. Ялларга безне - балаларын, оныкларын сагынып көтеп каршы алалар. Өйдә көтеп торган әти-әнидән дә кадерлерәк кем бар икән?! Тагын бик күп еллар тигезлектә яшәргә насыйп булсын иде ходаем!
Минем әнием бәйләргә, чигәргә, пешерергә бик ярата. Бәйләгән әйберләрен туганнарына, дусларына бүләк итә. Оныкларын да бәйләнгән матур киемнәр белән сөендереп тора. Балаларның курчакларын да онытмый, аларга да өлеш чыгара. Тагын әнием гөлләр үстерергә ярата. Аның өе хәрвакыт гөлләр белән күмелгән. Ул аларны тәрбияли, ә алар аңа "рәхмәт" әйтеп чәчәк ата. Җәйләрен бакча да шау чәчәккә күмелә. Кешеләр үткән вакытта сокланып китә. Менә шундый минем әнием, үзе гади дә, үзе оста да.


Бүген җил дә йомшак исә,
Кояш та назлы көлә.
Бүген җиргә иң-иң якты
Кадерле бәйрәм килә.
Чәчәкләрдән җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.
Бүген минем дә әнкәмә
Рәхмәт әйтәсем килә.
Миңа гомер биргән өчен,
Кадерләп үстергән өчен,
Назлы карашлары өчен,
Пешергән ашлары өчен,
Йөрәк җылылары өчен,
Барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт сиңа, сөенечем.
Котлы булсын бәйрәмнәрең,
Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Сине яратып балаларың исеменнән кызың Альбина.

7. Лилия Замалиева, Апас

"Әни" диеп язып куйдым


Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга.
Үземнең язмамны шушы шигырь юлларыннан башлап җибәрәсем килә.Әни җирдә газиз,якын кеше.Алар-безнең дөньябызның яме ,шатлыгы.Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек,миңа да үз әнием бик кадерле.Әнием минем бик сабыр,тыйнак кеше.Ул Урта Балтай авылында яши Гыйсмәтуллина Мөнәвәрә . Яшьли ялгыз калып берүзе 5 баланы аякка бастырды.Ул барлык кул эшләренә дә оста.Бәйли,тегү тегә,чигә.Ходай барлык Әниләргэ озын гомер,бәхет,шатлык бирсен.Беркайчан да бала кайгылары күрергз язмасын аларга.Сез безгә һәрвакыт һәм һәркайда бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев