57 мәчетебез бар
Югары Акхуҗа авылы мәдәният үзәгендә район мәчетләре имамнары очрашты
Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты. Карамасар, Югары Акхуҗа һәм Азбаба авылы мәдәният йортлары коллективлары көче белән бик эчтәлекле “Иман нуры-күңел аклыгы“ исемле мәдәни-ял программасы әзерләнгән иде. Имамнар бигрәк тә Рөстәм һәм Лилия Идрисовлар гаиләсенең 3 баласы-Әмир, Сафия һәм Рәшитнең чыгышларын охшатты-бертуганнар Корьән сүрәләре, догаларны яттан бик матур, моңлы итеп укыдылар.
Имамнар шундый ук очрашу, авыл белән танышу чарасы август аенда Зур Күккүз авыл җирлегендә үткәреләчәк дип килештеләр. Алар өчен Югары Акхуҗа мәдәният үзәгендә бик затлы кунак табыны да оештырылган иде. Соңыннан имамнар район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт белән бергә авыл мәчетендә намазга бастылар.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев