Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апас артистлары “Идел-йорт“ бәйгесе җиңүчеләре

Шамил Закиров исемендәге халык театр коллективларының “Идел-йорт“ Төбәкара бәйгесенә йомгак ясалды

Апас мәдәният йортының Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге халык театры коллективы Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр“ пьесасы буенча куелган спектакле өчен югары бәя алды. Коллектив Диплом һәм акчалата бүләккә лаек булды.Спектакльнең режиссеры Земфира Мөхәммәтшина исеменә җылы сүзләр яңгырады. Әлмәндәр ролен зур осталык белән башкарган Рөстәм Зиннәтуллин “Классик образ тудырган иң яхшы ир-ат роле“ номинациясендә Дипломга һәм акчалата бүләккә ия булды. Шулай ук Әҗәл ролен чын артистларча башкарган Илнар Хәсәнов “Беренче пландагы иң яхшы ир-ат роле“ номинациясендә җиңү яулады. Ул җитәкчелек кулыннан Диплом һәм акчалата бүләк алды. Җирле артистларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев