Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апас “Туган як” музее каршында яңа бюст

Апас “Туган як” музее каршында хәзер рус халкының мәшһүр шагыйре Александр Пушкин, милләтебезнең йөзек кашы Габдулла Тукай бюстлары янәшәсендә тагын берәү-дөньялыкта, республика Югары Советы депутаты булып күп көч куйган, татар халкы, тел язмышы өчен янып-көеп яшәгән милләтпәрвәр драматург Туфан Миңнуллин бюсты да бар.

Тау ягының (Җәбәлстан) күренекле шәхесе Туфан ага  күрше Кама Тамагы районының Мәрәтхуҗа авылында туып туып-үскән. Апасыбыз өчен бик күп, игелекле эшләр башкарган шәхес ул. Апасны бик яратты, безне “якташлар” дип хөрмәтләде. Булышты һәм үсендерде,-ди музей директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногманов.

Шушы ук көннәрдә Апасның үзәк Ленин урамындагы матур фонтан янәшәсендә татар дини эшлеклесе, публицист Шиһабетдин Мәрҗәнига да матур бюст урнаштырылды. Быел Татарстанда аның 200 еллыгын тантаналы итеп билгеләп үтәчәкләр. Барлык бюстларны район башлыгы тәкъдиме һәм булышлыгы белән Апасыбызның тагын бер мактанычы, яңа гына Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган үзешчән сынчы Вячеслав Носов ясады. Аның иҗат остаханәсе бер дә буш түгел. сынчы Носов бу көннәрдә Апаста аның исемендәге урам да булган, татар милләте язмышында якты эз калдырган мәгърифәтче Каюм Насыйри бюстын ясарга әзерләнә. Ленин урамында куелачак бу бюстка пьедстал инде төзелде. Яңа бюст матур фонтан янәшәсендәге ял итү мәйданчыгында урнашачак дип фаразлана.

Соңгы 5 елда Вячеслав Носов барлыгы 15 бюст иҗат итте. Илһам чишмәсе саекмасын, туып-үскән Апасыбызны бизәү һәм матурлауда  җирле сынчыбызга яңа иҗат уңышлары телибез!

 Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев