Апас туган якны өйрәнү музее мәгълүматлар җыя
Белгәнебезчә “Үлемсез полк” иҗтимагый хәрәкәте Җиһанда зур яклау тапты, ул хәзер бөтен Планетадагы илләр буенча яклау табып, икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану уңаеннан туктаусыз хәрәкәт итә.
Бу акция сугышта катнашкан кахарманнарны искә алу чарасы да, аларның балалары, оныклары, туганнары тарафыннан патриотик хисләрне яңарту, яшь буынга ачы сугыш еллары кабат булмасын өчен ишәрә чарасы бит. Апас туган якны өйрәнү музеенда бу чара уңаеннан, Җирле үзидарәләрдә урнашкан мәктәп, китапханә хезмәткәрләре, шулай ук тарихыбызга битараф булмаган затлар тарафыннан “Үлемсез полк” өчен сугышта катнашкан ветераннарыбызның фотоларын туплау эше бара (сугыш чоры фотолары булса, тагын да әйбәт). Бер меңнән артык фотолар тупланды һәм алар җирле телевидение тарафыннан тиешле форматка китереп, район үзәгендә урнашкан зур экранда, ачык һавада күрсәтелә башлады. Әлеге эш дәвамлы , шуңа да фотоларны музейга китерсәгез, сканер аша төшереп алабыз, яисә сканерланган фотоларны түбәндәге эл. адреска җибәрегез. (Ramis0751mail.ru) Уртак эш, уртак җиңүгә китерсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев