Апас туган якны өйрәнү музеенда хатирә яңара
1966 ел 3 апрель Апаста зур фаҗига... Яңа гына баянчылар һәм хор оештыру курсларын тәмамлап кайтып, беренче һөнәре буенча эшли башлаган Карамасар егете Ядкар Хәяловның явыз, вәхши көнчелек белән Ризатдин яшьлек гомерен өзә. Бу сәләтле егетнең өздереп баянда уйнавын, моңлы җыр тавышын Апаста шул чор кешеләре күңелендә әле дә саклыйдыр....
1966 ел 3 апрель Апаста зур фаҗига... Яңа гына баянчылар һәм хор оештыру курсларын тәмамлап кайтып, беренче һөнәре буенча эшли башлаган Карамасар егете Ядкар Хәяловның явыз, вәхши көнчелек белән Ризатдин яшьлек гомерен өзә. Бу сәләтле егетнең өздереп баянда уйнавын, моңлы җыр тавышын Апаста шул чор кешеләре күңелендә әле дә саклыйдыр. Аңа бары тик 19 яшь... Сәхнәләрдә үзе уйнап, үзе җырлаган "Сәламләү җыры" минем үзешчән репертурымда озак башкарылды.
Безнең музейда Ядкарнең туганнары, якыннары тарафыннан тапшырылган баяны, фотолары, документлары (комсомол билеты, хезмәт кенәгәсе, белеме турында таныклык, техника йөртү таныклыгы, төрле справкалар, ноталар һ.б) - экспонатлары саклана. Аларны без төрле күргәзмәләр оештырылганда әледән-әле кулланабыз, аны искә төшерәбез. Мисал өчен, комсомол туган көнгә багышланган экспозициядә аның комсомол билеты, яшьләр җырлары ноталары һ.б. кулланылды. Арада иң тирән хатирәләр калдыра торган дүрт бәет бар, иң озыны 96 куплеттан тора.
Шул бәетләрнең берсеннән өзек:
Үткән Сабан туйларында
Өзелеп гармун уйнадым.
Тагын булыр Сабан туе,
Тик мин генә булмамын.
Кызлар! Гомерем кыска булды
Хушыгыз бәхил булыгыз.
Беренче Майда миннән башка
Яхшы концерт куегыз...
Кеше китә эзе кала, җыры кала... Бу моңсу хатирә Ядкар Хаяловка дога булып ирешсен иде, ә якыннарына күңел тынычлыгы биреп, хәтердә сакланган бер билге булсын иде. (фотоларда Ядкар Хаялов уйнаган баян һәм комсомол билеты)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев