Апас үзәк китапханәсендә Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды
Район үзәк китапханәсендә язучылар, шагыйрьләр, гомумән, иҗат кешеләре белән очрашулар еш оештырыла.
Бу юлы бирегә китап укучылар белән очрашырга язучы Айгөл Әхмәтгалиева килде. “Синең өчен яшим“, “Мин гашыйк булдым“, Таллыкүлдә былбыл бар“, “Баланнарда бал тәме“, “Ак читек“, “Хәния“, “Сагынган чакларымда“ китапларының һәм журналларда басылып чыккан әсәрләренең кайсын гына алсак та, халык яратып укый, уңай бәясен бирә. Автор язмаларының тарихы, геройлары белән таныштырды, райондашлар белән җылы әңгәмә корды. Китапханәчеләр исә очрашуны Айгөл Әхмәтгалиева сүзләренә язылган җырлар белән баеттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев