Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаска Мамонт күрергә бардык

Сыйныф җитәкчебез безне районыбыз үзәгендә урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеена алып барды. Дөрес, моңа кадәр дә (паспорт алганда) музейда булганыбыз бар иде.Тик, болай озаклап, рәхәтләнеп, тәмен белеп карап йөрергә ничектер җае чыкмады.Нинди генә зал юк биредә. Һәр залда тирән эчтәлекле материал тупланган. Рәмис абый Ногманов җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алып, кирәксә таныштырып, сөйләп, күрсәтеп йөриләр.

Янкормага урнаштырылган мамонт үзе генә дә ни тора бит. 
Минатере тиен, төрле фотосүрәтләр, "Татарстан тарихында Апаслылар" дип аталган стенд бик ошады. Адел төрле уен коралларына, велосипедларга, Рәмис абыйның агач ботакларыннан үзе ясаган каләмнәргә күбрәк игътибар итте. Ә укытучым, биредә бик күп тапкырлар булуына карамастан, һәр экспонатны кабат күздән кичерде һәм шагыйрь Абдулла Алишка багышланган почмак янында Рәмис абый белән әңгәмә корды. Чөнки Фирая Хисамованың укучылары ел саен Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемен йөртүче 20нче гимназиясендә "Алиш эзләреннән" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Шуларның берсе биредә. Быел да сынатырга исәп юк, ди Адел. 
Рәмис абыйның 
сөйләгәнен сәгатьләр буе тыңласаң да, ялыктырмый. Чөнки ул мәгънәле, бай эчтәлекле. Музей чыннан да искиткеч! 
Алинә Забирова, Биеш урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев