Апаста "Халыклар дуслыгы" фестивале узды
Бүген биредә Халыклар дуслыгы фестиваленең беренче көне узды. Һәр сыйныф бер милләт вәкилен тәкъдим итте. Киемнәрен киенеп, җыр-биюләрен һәм уеннарын күрсәтеп чыгыш ясадылар.
Әлеге фестиваль Халыклар бердәмлеге көненә карата икенче ел уза. Максаты: укучыларны җир шарында яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, дуслык-татулык тәрбияләү. Кичә беренче көнне беренче-икенче сыйныфлар, бүген өченче-дүртенче сыйныфлар булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев