Апаста мәдәни мираска кагылышлы биналар тагын бер кабат барланды
Районга мәдәни мираска кагылышлы биналарны карау буенча Мәскәүдән махсус комиссия килде.
Алар Югары Ындырчыда 20 гасыр башында төзелгән часовняны, Кабыккүпердә 1897 елда төзелгән мәктәп бинасын карадылар. Шулай ук Ябалак, Тутай, Кызыл Тау, Карамасар, Биеш авылларында һәм район үзәгендә булдылар. Апас туган якны өйрәнү музее белән дә таныштылар. Кунаклар район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән дә очраштылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев озатып йөрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев