Апаста Муса Җәлилне искә алдылар
Апас үзәгендәге Батырлар аллея-скверында “Моабит дәфтәре” мемориал комплексы янында бүген зур, тантаналы һәм бер үк вакытта кайгылы чара-искә алу митингы үтте.
Бөек Ватан сугышы тарихыннан билгеле булганча, 1944 елның 25 августында фашистлар Германиясенең Берлин янәшәсендәге Плетцензее шәһәрчеге- Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелә. Казан Кремле каршында Муса Җәлилгә аерым һәйкәл куелган, анда да батырларны искә алу тантаналары үтәчәк дип көтелә. Гильотинада тоткыннарның башын кисү юлы белән башкарыла бу вәхшилек. Җәлилчеләр бер-бер артлы башларын горур тотып эшафотка менәләр. Апастагы “Моабит дәфтәре” комплексында аларның гомерләре ничә сәгать, ничә минутта өзелгәнлеген дә белеп була хәтта. Татарстанда башка мондый һәйкәл юк...
Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә ул чакта нибары 38 яшь була.
Чарада Апас “Туган төбәкне өйрәнү” музее директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногманов, музей кунаклары, үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, күпсанлы апаслылар, балалар катнашты. Мәйданда Муса Җәлил шигырьләре яңгырады, Җәлилчеләрнең һәр стела-һәйкәленә-ә алар барлыгы 11 каһарман- Муса үзе дә бик яраткан, күп шигырьләрендә телгә алган кызыл канәфер чәчәкләре куелды. Соңыннан бу комплекс белән район укытучылар конференциясенә әзерлек чараларында катнашучылар төркеме дә танышты
Батырларны 1 минут тынлык белән искә алдылар.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев