Апаста никах туе
Апас мәдәният йорты җитәкчесе, Танай-Турай авылы егете Илнар Хәсәнов үзенең сөйгәне – Апас кызы Зөһрә Сафина белән никах укытты.
Яшьләрнең никахлары озын гомерле булсын, сөю гөле һәрчак чәчәк атсын!
Яратышып, сөеп кавыштыгыз,
Яшәгез гел бергә гомергә.
Тиңләсеннәр сезнең мәхәббәтне
Һич тутыкмый торган тимергә.
Алдыгызда бик зур юллар ята,
Аерылмасын кулыгыздан кул.
Туры булсын, изге булсын иде
Икәүләшеп сез башлаган юл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев