Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста Шәүкәт Галиев бюстына чәчәкләр салынды

Әгәр исән булса, язучы, шагыйрь Шәүкәт Галиевкә 90 яшь тулыр иде. 20 ноябрь аның туган көне.

Һәр ел саен туган көнендә райондашларыбыз шагыйрьне зурлап искә ала. Быел да традициягә тугры калып, район үзәк китапханәсе янындагы бюстка чәчәкләр куелды, хәтер кичәсе узды. 
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, музей, үзәк китапханә, “Сәләт“ балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбе, район мәгариф бүлеге, Апас урта мәктәбенең Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендәге 10 “А“ классы укучылары һәм өлкән буын катнашты. Чыгыш ясаган һәркем Шәүкәт Галиев турындагы хатирәләрне яңартты, иҗатына дан җырлады. Искә алу тантанасын оештыручы Рәмис Ногманов Шәүкәт Галиев истәлегенә багышланган чараларның 30 ноябрьдә дәвам итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев