Апаста “Әйдә, шаяРТ” татар КВН лигасы узды
Районда “Әйдә, шаяРТ” татар КВН лигасы уеннары оештырылды.
3 көн барган уку-күнекмәләрдән соң, Табар Черкене, Каратун, Биеш мәктәбе укучылары тапкырлыкта, шаянлыкта көч сынашты. Әлеге яңа проект барлык районнарны да иңли һәм иң көчле, алдынгы карашлы яшьләрне республикага җыя. Безнең яшьләр сынатмады. Беренче урынны –Биеш мәктәбе, икенче урынны Каратун мәктәбе командалары яулады. Гран-при иясе – Табар Черкене мәктәбе укучылары. Каратуннан Камилә Вәлиева, Табар Черкененнән Вячеслав Максимов “Иң яхшы уйнаучы” исеменә лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев