Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста «Йолдызлык-Созвездие» фестиваленең гала-концерты узды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә узучы XIX ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате «Йолдызлык-Созвездие» фестивале Апаста кабат яңа яшь талантлар ачты.

Апаста «Йолдызлык-Созвездие»“ фестиваленә игътибар елдан-елдан арта. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин талантлы балаларны сәхнәгә чыгаруда, авылларда төрле милләткә хас булган мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда бик зур ярдәм күрсәтә. 
Фестивальнең район сайлап алу турларында татар, рус, чуваш милләтеннән булган барлыгы 560 бала катнашты. Алар “Конферанс“, “Вокал-соло“, “Хореография“, “Вокал ансамбльләр“ номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Мәртәбәле жюри һәр чыгышны игътибарны белән күзәтеп, бәя куйды. 
Үзләренең осталыклары белән аерылып торган 320 бала гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә ирештеләр. 
14 март көнне район мәдәният йортында “Нык гаилә“ Бердәм Россия партиясе проекты кысаларында «Йолдызлык-Созвездие»“ фестиваленең гала-концерты узды. Сайлап алу турларында танылган иң-иңнәр үзләренең җырлары, биюләре, тәмле сүзләре белән сәхнә түрен балкыттылар. Җиңү яулаган һәр катнашучы бала Грамотага һәм истәлекле бүләккә ия булды. 
«Йолдызлык-Созвездие»“ фестиваленә районыбызның яшь талантлары елдан-ел күбрәк тартыла. Алар арасында тәүге тапкыр сәхнәгә чыгучыларны да, берничә ел буе катнашып, сәхнәдә үсеп, чын йолдыз булып кабынганнарын да очратырга була. Катнашучыларның осталыклары арта, камилләшә бара. Шул ук вакытта әле бәйрәм сәләтле балаларны дуслаштыра, бер йодрыкка туплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев