Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фердинанд, Илсур, Алсуларга лаеклы алмаш үсә

Район мәдәният йортында "Җырлы-моңлы балачак" бәйгесенең Гала-концерты узды. Биредә сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган нәниләр катнашты. Район мәгариф бүлеге, "Сәләт" балалар иҗат үзәге, балалар бакчасы коллективлары, тәрбиячеләр, музыка белгечләре, әти-әниләр бердәм булып әлеге концертның эчтәлекле һәм оешкан төстә узуына зур өлеш керттеләр. Балаларның киемнәре күз явын алырлык, үзләре сайлаган...

Район мәдәният йортында "Җырлы-моңлы балачак" бәйгесенең Гала-концерты узды. Биредә сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган нәниләр катнашты. Район мәгариф бүлеге, "Сәләт" балалар иҗат үзәге, балалар бакчасы коллективлары, тәрбиячеләр, музыка белгечләре, әти-әниләр бердәм булып әлеге концертның эчтәлекле һәм оешкан төстә узуына зур өлеш керттеләр. Балаларның киемнәре күз явын алырлык, үзләре сайлаган әсәргә, образга туры килерлек, шулай ук сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары да алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә камилрәк иде. Тамашачы да, жюри әгъзалары да бу үзгәрешкә игътибар бирде һәм нәни сәхнә "йолдызлар"ын җылы алкышларга күмде. Барлык җиңүчеләргә дә район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рәсемдә: "Кояшкай" балалар бакчасыннан Луиза Җәләлиева җитәкчелегендәге "Дошколята" бию төркеме I урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юные таланты сэлэтле