“Авылда яшәп, иҗат иткән хатын-кыз – бер башка өстенрәк”
Иске Йомралы мәдәният йортында Әминә Мингазиеваның “Игезәкләр каргышы” китабы нәшер ителү уңаеннан, иҗат кичәсе узды.
(16 февраль, “Апастово-информ”).
Зал тутырып килгән тамашачының барысы да диярлек әлеге китапның эчтәлеге, тарихы һәм аның чынбарлыкка нигезләнеп язылуы турында белә иде. Китапның кайбер геройлары тамашачы арасында утыру тагын да тәэсирле итте.
Әминә Мингазиеваның иҗаты белән якыннан таныш бер төркем кунаклар арасында язучылар, журналистлар, җырчылар, авторның гаиләсе, дуслары, классташлары, хезмәттәшләре, укучылары һәм иҗатташлары бар иде.
“Төп геройларның аянычлы язмышлары таң калдыра, бәгырьне телгәли. Ә әсәр тулысы белән булган хәлләргә нигезләнеп язылган икәнлеген дә белеп торсаң, гомумән искитәрлек! Шушы язмышлар чыннан да бу кадәр дә катлаулы, урыны белән хәтта мәрхәмәтсез була ала микән дип шаккатасың”, - дигән юллар белән, тагын бер кат тормыш турында уйланырга мәҗбүр итте кичәне алып баручы Альбина Бәширова.
Сәхнәгә бер-бер артлы чыккан райондашларыбыз Әминә Мингазиеваның иҗатын укучы күңеленә образлы итеп җиткерде. Әлеге чыгышлар аша тамашачы авторның кыю фикере ярылып яткан шигырьләрен дә күңеле аша уздырды.
“Әминә бик матур гына балачагын уздырды. Ике дәү әнисе һәм ике абыйсы янында үсте ул. Дәү әниләре икесе дә бик гадиләр һәм укымышлы әбиләр иде. Әминә алар арасында хәдисләр җыентыгы, коръән сурәләре, пәйгамбәрләр тарихын тыңлап үскән бала. Салмак кына басып, аркасына сумкасын асып, чәчләрен икедән үреп мәктәпкә йөрде. Мәктәптә укыганда ук бик матур шигырьләр язды. Табигать, мәхәббәт турында, Аналар хакында иде алар. Бик тырыш, матур һәм үҗәт бала иде. Хәзер дә ул нәкъ шундый. Сабыр холыклы, үҗәт, үзенең сүзен кистереп әйтә белүче авылдашыбыз ул”, - диде Карабай авылыннан, китаптагы өзекләрдә телгә алынган, озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән Земфира апа Зарипова.
Иске Йомралы авылыннан Сания апа Сафиуллина да китапның эчтәлеге белән таныш булуын һәм бик дулкынлануын җиткерде.
“Миңа китапны үз кулларыма тотып, үз күзләрем белән укырга насыйп булмады. Йотлыгып укыган кешеләргә сокланам. Ләкин, тормыш иптәшем ярдәме белән, эчтәлеген беләм. Китап – һәркем өчен гыйбрәт. Китапта күрсәтелгән хаталарны кабатламыйча яшәсәк иде дигән фикердә калдым мин”, - диде ул.
Республиканың мәдәният министрлыгы ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина бүгенге көндә дә китап укучылар барлыгына сөенүен белдерде.
“Китап укучылар кими, китапка мәхәббәт кими, дигән заманда китап чыгаручылар булу – халкыбызның киләчәге бар дигән сүз. Бу эштә “Шәһри Казан” газетасы зур өлеш кертә. Авылда яшәп иҗат иткән хатын-кыз бер башка өстенрәк. Чөнки, беренчедән – авыл мәшәкатьләре, икенчедән – хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс вак эшләре. Әле аларга мәктәп килеп кушыла. Ул – һөнәре буенча укытучы. Шуның өстенә – ул җитәкченең хатыны”, - диде Миләүшә Насыйбуллина.
Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева, иҗатташ, шигъри күңелле дуслары да Әминә Мингазиевага соклануын белдереп, иҗатында тагын да зур уңышлар теләделәр.
Язучы-драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге, РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе, ТР язучылар берлегенең А. Алиш, Т. Миңнуллин, Г. Исхакый исемендәге әдәби премияләре лауреаты – Хәбир абый Ибраһим да туган ягында шундый йөгерек телле, сәләтле каләм ияләре булуын билгеләп үтте. Ул үзенең җырларын башкарып, киләчәктә Әминә Мингазиева сүзләренә язылган “Торналар” җырын сәхнәгә алып чыгачагын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев