Азбабада-бәйрәм
Югары Акхужа авыл җирлегендә яшәүче халык авыл Сабантуе кебек үк Питрау бәйрәмен дә үз күрә.
Узган шимбәдә Азбаба авыл читендәге аланлыкта өченче тапкыр уздырылган Питрау бәйрәме җай гына авыл көненә барып тоташты. Апас, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Казан артистлары һәм үзешчәннәр, Чувашиянең Комсомол, Ялчик районнарыннан чакырылган милли фольклор ансамбльләре халыкны бик матур ял иттерде. Аланлык читендәге мәйданда яшьләр рәхәтләнеп волейбол, футбол уйнады. Көрәш мәйданында яшь баһадирлар бил алышты. Зур сәхнә каршында ясалган матур амфитеатр-утыргычларда халык күңеле булганчы кичке концерт карады. Түгәрәккә басып, төрле халык уеннарында катнашты. Бәйрәмне үткәрүгә авыл халкы, эшмәкәрләр һәм “Свияга“ агрофирмасы үзеннән зур өлеш кертте. Балалар төрле аттракционнарда уйнап рәхәтләнде. Ашханәләр эшләде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев халыкны зур бәйрәм белән ихластан котладылар һәм аны оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.
Кичке биштә башланган бәйрәм төнге уникедә генә төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев