Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Без бергә һәм дус чакта көчле“, диләр балалар

Апас мәктәбе актлар залында 22 ноябрьдә районкүләм өченче “Халыклар дуслыгы“ фестивале этабы узды.

-Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен былтыр беренче тапкыр үткәрелгән фестивальдән соң балаларда районда, Татарстанда һәм Россиядә яшәүче һәр милләт вәкилләре турында кызыксыну, аларның җыр-биюләре, йолалары һәм гореф-гадәтләре белән кызыксыну, күбрәк белү теләге кискен артты,-ди директор урынбасары Гөлфия Гибадуллина.

 Һәр сыйныф бу фестивальгә бик ныклап әзерләнә, әти-әниләре, укытучылары белән бергәләп милли киемнәр, чыгышлар әзерли.

Бу чарада Апаста яңа оешып килүче Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнара Галиакберова, район мәдәният йорты, мәдәният бүлеге вөкилләре дә катнашты. Иң эчтәлекле чыгышларга бәя бирелде. Кем белә, аларның иң-иң уңышлыларын район сәхнәләрендә дә күрергә туры килер әле, бәлкем.

Һәр сыйныф чыгышы үзенчәлекле, матур һәм самими, милли бизәкләргә бай булды. Соңыннан балалар рәхәтләнеп фотосессия үтте. Фоторепортажыбыз-шул хакта.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев