Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иҗат юлыгызга ялкын сибеп, Уңыш арты яңа уңыш килсен

Апас тамашачысы халык театры һәм театрның талантлы режиссеры Миләүшә Гарәфи кызы Алиуллина белән горурлана ала. Ул 33 ел Апас мәдәният йортында режиссер булып эшләде. Миләүшә куйган спектакльләрне, ул язган сценарийларны, алып барган кичәләрне санап кына бетерерлек түгел. Сабыр холыклы, тыйнак бу кыз районыбызның халык театрын республикада иң беренчеләр рәтенә чыгарды....

Апас тамашачысы халык театры һәм театрның талантлы режиссеры Миләүшә Гарәфи кызы Алиуллина белән горурлана ала. Ул 33 ел Апас мәдәният йортында режиссер булып эшләде. Миләүшә куйган спектакльләрне, ул язган сценарийларны, алып барган кичәләрне санап кына бетерерлек түгел. Сабыр холыклы, тыйнак бу кыз районыбызның халык театрын республикада иң беренчеләр рәтенә чыгарды. 1992 елда Россия һәм республикакүләм күрсәткән мактаулы хезмәтләре өчен аңа Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелде.

Миләүшә ханым балаларга эстетик тәрбия бирү, драма коллективлары оештыруга да игътибар бирә. Ул 36 ел балалар арасында. Бүген дә "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә "Мушкетерлар" театр түгәрәген җитәкли. Аның җитәкчелегендәге балалар театр коллективы Астраханьда узган Рәсәй зона фестивалендә катнашып лауреат исемен алды һәм икенче урынны яулап кайтты. 2000 елда да республикабызның Iнче балалар театр коллективларының "Алтын маска" фестивалендә лауреат исеме яулаганнар иде.

Соңгы ике ел эчендә генә дә түгәрәккә йөргән балалар белән республикакүләм бәйгеләрдә күп тапкырлар мактаулы урыннар яуладылар. Казан, Менделеевск, Буа шәһәрләрендә чыгыш ясап I-II урыннарны алдылар, 2010 елда Б. Васильевның "А зори здесь тихие" әсәренә үзе язган сценарий буенча куелган "Монда таңнар гаҗәеп тын иде" спектакле белән Буа шәһәрендә I урынны алып, Казанда 10нчы республика "Идел йорт" халык театрлары фестивалендә катнаштылар һәм районга ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева кулы белән тапшырылган Диплом алып кайттылар. Миләүшә хәзерге көнгә кадәр театрның тәрбия мәктәбе булуына тугрылыклы калды, үзенең тормышы, үз-үзен тотышы, хезмәте, тирәнтен фикер йөртү сәләте булуы, сабырлыгы белән район халкы арасында булырлык ихтирам яулый алды.

Миләүшә режиссер гына түгел, ул иң беренче чиратта педагог, тәрбияче. Ул күп тамашачының күңелендә сәнгатькә, гүзәллеккә мәхәббәт уятты, тормышны яратырга өйрәтте. Миләүшә - ике бала анасы, дәү әни дә. Ул дин юлында гыйлем алуын дәвам итә. Олы юбилеен билгеләп узган көннәрдә аңа тагын да зуррак уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.

Шәһәр тибындагы Апас поселогы ветераннар Советы исеменән - Расыйх Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр современник мђдђният