Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Мәдәният

Бик рәхәт

Юк, димим, бар синең сөйгәнең, Минем дә йөрәктә син, җаным. Кимсенмим, үкенмим сөйгәнгә, Син минем яраткан ал таңым. Бик рәхәт яратып яшәве, Бик рәхәт сөюне аңлату. Бик рәхәт,сөям, дип әйтүе, Бик рәхәт назлану, ярату. Исмеңне кабатлыйм һәр иртән, Син, диеп башлана һәр көнем. Син, диеп каршылыйм һәр кичне, Мизгел дә...

Юк, димим, бар синең сөйгәнең,

Минем дә йөрәктә син, җаным.

Кимсенмим, үкенмим сөйгәнгә,

Син минем яраткан ал таңым.

Бик рәхәт яратып яшәве,

Бик рәхәт сөюне аңлату.

Бик рәхәт,сөям, дип әйтүе,

Бик рәхәт назлану, ярату.

Исмеңне кабатлыйм һәр иртән,

Син, диеп башлана һәр көнем.

Син, диеп каршылыйм һәр кичне,

Мизгел дә онытмый күңелем.

Иреннәр иренгә кушылгач,

Канатлар үсәләр җилкәгә.

Мәхәббәт диңгезе бик серле,

Ярату корабы... күкләрдә.

Гашыйкның күңеле саф, керсез,

Аз гына самими, эчкерсез.

Талпынып йөри ул, атламый,

Елмаеп оча ул канатсыз.

Рәсим Җәләл.

Фото: http://yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев