Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Борынгыдан килгән гадәт

Апас халкы көтеп алган, Каз өмәсенә багышланган күркәм йола-бәйрәме быел да район мәдәният йортында үзгә бер күңеллелек белән үтте. Фойеда оештырылган күргәзмә-сәүдәдә барлык авыл җирлекләре каз-үрдәк, күркә, төрле сый-нигъмәтләр, кул эшләре тәкъдим иттеләр. Коймак, каз боткасы, кайнар чәй дә мулдан иде. Башка еллардан аермалы буларак, бәйгедә катнашучы кайнана-киленнәр быел казларны...

Апас халкы көтеп алган, Каз өмәсенә багышланган күркәм йола-бәйрәме быел да район мәдәният йортында үзгә бер күңеллелек белән үтте. Фойеда оештырылган күргәзмә-сәүдәдә барлык авыл җирлекләре каз-үрдәк, күркә, төрле сый-нигъмәтләр, кул эшләре тәкъдим иттеләр. Коймак, каз боткасы, кайнар чәй дә мулдан иде. Башка еллардан аермалы буларак, бәйгедә катнашучы кайнана-киленнәр быел казларны биредә үк йолкып, чистарттылар. Аннан җырлый-җырлый чишмәгә барып юып кайттылар.

Соңыннан мәдәният йорты сәхнәсендә биш авылдан килгән кайнана-киленнәр үзләренең җыр-моңга, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Шулай итеп Балтайдан Динмөхәммәтовалар "Иң тырыш пар", Сатмыштан Садыйковалар "Иң сәләтле пар", Чурибураштан Хисамовалар "Иң җитез пар", Морзалардан Миңнуллиналар "Иң уңган пар", Әлмәндәрдән Камалиевалар "Иң оста пар" номинацияләре буенча танылдылар.

Ә күргәзмә-сәүдә эшендә Тутай, Черкен, Чирмешән авыл җирлекләре иң хәзерлекле, иң осталар буларак билгеләнделәр һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуси