Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Икенче турда кем җиңәр?

Районда һәр ел саен үткәрелеп килүче "Татар егете - 2013" яки "Татар кызы - 2013" бәйгесен "Сәләт" балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре быел үзенчәлеклерәк итеп хәзерләгәннәр иде. Елдагыдан аермалы буларак, бәйгедә өлкән класслар түгел, ә кечерәкләр катнашты. Аның беренче сайлап алу туры биредә 8 февральдә узды. Катнашучыларның иҗат проектлары Татарстанда экология...

Районда һәр ел саен үткәрелеп килүче "Татар егете - 2013" яки "Татар кызы - 2013" бәйгесен "Сәләт" балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре быел үзенчәлеклерәк итеп хәзерләгәннәр иде. Елдагыдан аермалы буларак, бәйгедә өлкән класслар түгел, ә кечерәкләр катнашты. Аның беренче сайлап алу туры биредә 8 февральдә узды. Катнашучыларның иҗат проектлары Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан, туган төбәгебездәге экологик халәтне чагылдыруга юнәлтелгән иде. Районыбызның 19 мәктәбеннән килгән 39 катнашучы да берсеннән-берсе кызыклы проектларын тәкъдим иттеләр, якладылар. Жюри әгъзалары күзеннән бер генә нәрсә дә читтә калмады. Катнашучыларның милли киемнәрдән булулары да, яклый торган проектларын чагылдырган киемнәре дә, сөйләм телләре дә, өстәмә сорауларга җавап бирүләре, хәтта исәнләшеп керүләре дә исәпкә алынды. Ә проектларга килгәндә укучылар үз төбәкләрендәге чишмәләр, аланлыклар, урманнар, шушы тирәлектә тереклек итүче кошлар турында шактый мәгълүмат туплаганнар. Дәүләкидән Фаил Шәйдуллин "Урман - ул тиңсез хәзинә" проектында Кайбыч урман хуҗалыгының Балтай бүлекчәсеннән үсентеләр алып кайтып утыртулары, тәҗрибә өстендә эшләүләре турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Күккүз мәктәбеннән Данил Зәйнуллинның "Җир шарын чүп-чардан арындырыйк" проектында "Шүрәле" дә катнашып, тирә-юнебезне, урманнарны чүпләүчеләргә "үпкәсен" белдерде. Бу мәктәп укучыларының пластик савытлардан эшләгән чәчәкләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Сатмыш мәктәбе укучылары Язгөл һәм Раил Вәлиуллиннар проектында да төбәгеңнең, әйләнә-тирәңнең чисталыгы - сәламәтлек нигезе булуы саннар, мисаллар белән ачып бирелде. Мәртәбәле жюри, аның составында Буа районы вәкилләре һәм шулай ук Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов та бар иде, бәйгедә катнашучы һәр укучыга гадел бәя бирде. Беренче турны узган Азат Шәрәфуллин (Апас мәктәбе), Раил Хәсәнов (Морзалар), Айдар Вилданов (Борнаш), Данил Зәйнуллин (Күккүз), Фаил Шәйдуллин (Дәүләки), Илнар Хәйруллин (Йомралы), Регина Лукина (Болгаер), Чулпан Сабирова (Болынбалыкчы), Язгөл Вәлиуллина (Азбаба), Залия Сираҗева (Каратун), Илүзә Гыйльметдинова (Кызыл Тау), Сөмбел Хафизова (Бакырчы) район мәдәният йортында узачак бәйгенең икенче турында "Татар егете - 2013" һәм "Татар кызы - 2013" исемен алу өчен көч сынашачаклар.

Рәсемдә: Зур Күккүз мәктәбенең 5 класс укучысы Данил Зәйнуллин чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар кызы2013 Татар егете2013 Сэлэт Татар кызы