Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

БУАДАН ҖИҢЕП КАЙТТЫЛАР

"Ватан" Халыкара яшьләр иҗат фестиваль-конкурсының зона туры үтте. Биредә районыбыз яшьләре дә уңышлы чыгыш ясадылар. Нәфис сүз номинациясендә Каратун урта мәктәбе укучылары Инзил Тимуршин һәм Адилә Исмәгыйлева - беренче, Борнаш урта мәктәбе укучысы Язилә Гыйльметдинова - икенче урынны яулап кайттылар.

Шулай ук Апас халык театрының фольклор төркеме - икенче, Болгаер мәктәбе укучыларының "Каз каурые" җырлы-биюле өзекләре - өченче урынны яулады. Апастан декоратив-кулланма сәнгать номинациясендә Рәзилә Нәбиуллина - икенче, Апас сәнгать мәктәбе ансамбле өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев