Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сигез гүзәл – Апас сылулары

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында "Нәни-Мисс" бәйгесе узды. Биредә районның төрле балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәни кызлар катнашты. Алар төрле яктан үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Тәрбияче апалары, әти-әниләре ярдәмендә бик тырышып, бар күңелләрен биреп әзерләнгәннәр иде алар. Нәни гүзәлләр берсеннән-берсе сәләтле, булдыклы, чая иделәр һәм барлык биремнәрне дә уңышлы үттеләр....

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында "Нәни-Мисс" бәйгесе узды. Биредә районның төрле балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәни кызлар катнашты. Алар төрле яктан үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Тәрбияче апалары, әти-әниләре ярдәмендә бик тырышып, бар күңелләрен биреп әзерләнгәннәр иде алар. Нәни гүзәлләр берсеннән-берсе сәләтле, булдыклы, чая иделәр һәм барлык биремнәрне дә уңышлы үттеләр. Номинацияләр түбәндәгечә: "Иң сөйкемле" - Зәринә Абдуллина (Әлмәндәр, "Бәллүки"), "Иң тапкыр" - Алсу Раимкулова (Урта Балтай), "Иң гүзәл" - Виктория Прокофьева (Свияжный, "Ләйсән"), "Иң зирәк" - Адилә Җәләлова (Апас, "Салават күпере"), "Иң уңган" - Алсу Әмирханова (Каратун, "Гөлчәчәк"), "Иң бәләкәй" - Сиринә Нигъмәтҗанова (Иске Йомралы, "Сандугач"), "Иң сәләтле" - Зилә Булатова (Апас, "Кояшкай"). "Нәни-Мисс" исемен Камилә Мингазиева (Свияжный, "Ләйсән") яулады. Камилә Мингазиева һәм Зилә Булатова Казанда узачак бәйгегә район данын якларга барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минимисс Нэни мисс 2013