Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Саф күңел”дән моң ага

Олы Болгаер авылы клубы каршында Миңнегөл Галиева җитәкчелегендә "Саф күңел" мөслимәләр ансамбле эшләп килә. Өлкән яшьтәге апалар буш вакытларын бергә җыелып татар халык җырларын, мөнәҗәтләр, догалар өйрәнәләр. Бу алар өчен очрашу, күрешү, вакытларын күңелле дә, файдалы да үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Сәхнәгә, моңга гашыйк мөслимәләргә матур сәхнә киемнәре дә...

Олы Болгаер авылы клубы каршында Миңнегөл Галиева җитәкчелегендә "Саф күңел" мөслимәләр ансамбле эшләп килә. Өлкән яшьтәге апалар буш вакытларын бергә җыелып татар халык җырларын, мөнәҗәтләр, догалар өйрәнәләр. Бу алар өчен очрашу, күрешү, вакытларын күңелле дә, файдалы да үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Сәхнәгә, моңга гашыйк мөслимәләргә матур сәхнә киемнәре дә тектерелгән. Ак яулыклы апалар үзләре яшь вакытта тыңлаган, җырлаган җырларын тамашачыларга бик теләп җиткерәләр. Быел районда узган "Балкыш" фестивалендә дә Болгаер үзешчәннәре аеруча үзенчәлекле балкыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Балкыш" фестиваль песни "Саф Кунел"