Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Эстафетадан кайттык

Республика ветераннар оешмасы тәкъдиме, Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән 24-26 август көннәрендә республика буенча сугыш, тыл ветераннары, ветераннар оешмалары җитәкчеләре, югары сыйныф укучылары катнашында башкалабыз Мәскәүдә эстафета оештырылды. Эстафета Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек уңаеннан оештырылган иде. Безнең районнан бу чарада 4 кеше - сугыш ветераны Х.Х. Салаватуллин, район...

Республика ветераннар оешмасы тәкъдиме, Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән 24-26 август көннәрендә республика буенча сугыш, тыл ветераннары, ветераннар оешмалары җитәкчеләре, югары сыйныф укучылары катнашында башкалабыз Мәскәүдә эстафета оештырылды. Эстафета Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек уңаеннан оештырылган иде. Безнең районнан бу чарада 4 кеше - сугыш ветераны Х.Х. Салаватуллин, район ветераннар Советы рәисе М.Г. Хәкимҗанова, Каратун мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Г.Р. Гафарова, аграр көллияттән А.Ф. Шәяхмәтова катнаштылар. Республика буенча 360 эстафета делегаты иде. 25 август көнне иртәнге сәгать җидедә Мәскәү студентлары безне флаглар белән поезддан каршы алдылар. Аннан автобусларга утырдык һәм безне әзерлекле экскурсоводлар тарихи урыннар белән таныштырып йөрделәр. "Поклонная Гора"га бардык, Кызыл Мәйданда музейны, Кремль стенасы янында кизү торучы солдатлар алмашынуын зур кызыксыну белән күзәттек. Гомумән эстафета бик оешканлык белән үтте. Бу чараны оештыручыларга, җитәкчеләребезгә бик рәхмәтле булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстафета ветеранов