Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Булачак солдатлар ярышты

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр!" кичәсе үтте. Биредә Апасның "Кояшкай" һәм "Салават күпере" балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр көч сынашты. Рөстәм Салаватуллин, Илнур белән Айнур Сәлаховларны берләштергән "Кояшкай" командасына һәм Флорид Сафин, Илдар Ибәтуллин, Марат Нәбиуллинны берләштергән "Дуслык" командасына күп кенә сынаулар аша үтәргә туры килде....

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр!" кичәсе үтте. Биредә Апасның "Кояшкай" һәм "Салават күпере" балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр көч сынашты. Рөстәм Салаватуллин, Илнур белән Айнур Сәлаховларны берләштергән "Кояшкай" командасына һәм Флорид Сафин, Илдар Ибәтуллин, Марат Нәбиуллинны берләштергән "Дуслык" командасына күп кенә сынаулар аша үтәргә туры килде. Әлеге кичәне оештыручы һәм алып баручы Рамилә Вавилова алардан чын солдат ясады. Егетләр команда белән таныштыруда да, рәсем ясауда да, спорт уеннарында да, аш-су хәзерләүдә дә югалып калмадылар, сәләтләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, тапкырлыклары, чаялыклары белән тамашачы күңелен яуладылар. Жюри әгъзалары да балалар бакчасы коллективларының зур хәзерлек белән килүләрен билгеләп үттеләр һәм ике якны да тигез бәяләделәр. Тамашачы исә нәниләргә соклануын белдереп алкышлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: А ну ка, мальчики! вечер