Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Уңганлыгы җырларыннан күренә

- Безнең Багыш клубына мөдир булып сәнгатьне аңлаучы, сәхнәне яратучы, башкаларны да үз артыннан ияртә белүче Сания Вафина билгеләнгәч, эше бик җанланды, - дип хәбәр итә безгә Фәридә Ярмиева. Март аеннан башлап халык өчен һәм алар катнашында авылда һәм клуб сәхнәсендә 10га якын төрле мәдәни-ял чарасы үткәрелгән. Нәүрүз, Җиңү көне,...

- Безнең Багыш клубына мөдир булып сәнгатьне аңлаучы, сәхнәне яратучы, башкаларны да үз артыннан ияртә белүче Сания Вафина билгеләнгәч, эше бик җанланды, - дип хәбәр итә безгә Фәридә Ярмиева.

Март аеннан башлап халык өчен һәм алар катнашында авылда һәм клуб сәхнәсендә 10га якын төрле мәдәни-ял чарасы үткәрелгән. Нәүрүз, Җиңү көне, балалар авыл Сабан туе, "Гөлбакча син Багышым" чәчәк бәйрәмнәрен, Г.Тукайга багышлап үткәрелгән әдәби-сәнгать кичәләрен, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең үзешчән студентлар халык театры авыл клубы сәхнәсендә куйган "Кичер мине, әнием!.." спектаклен халык аеруча яратып искә ала. Чәчәк бәйрәме киң колачлы булып әле дә дәвам итә. Тиздән 120 йортлы Багышта бакчасында иң матур һәм иң күп чәчәк үстерүчеләрне, иң чиста-пөхтә йорт хуҗаларын ачыклап, матур бүләкләр белән сөендерәчәкләр. Андыйларны барлап, матур стенд та булдырганнар. Парлап 50 ел бергә гомер кичерүчеләрне өйләренә барып котлау да бик матур гадәткә әверелеп килә. Авыл китапханәчесе Гөлинә Хөсәенова белән аңлашып, дус һәм тату эшли яшь мөдир. Республикакүләм "Балкыш" сәнгать фестивалендә дә багышлылар бик актив һәм нәтиҗәле катнаштылар. Кыска гына вакыт эчендә авыл клубы эшчәнлегенең җанлануы да тиешенчә бәяләнде, быелгы район Сабан туенда аның җитәкчесе Сания Вафинага район башлыгының 20 мең сумлык сертификаты тапшырылды.

- Түземсезлек белән әле быел гына нигезе салынган яңа клуб төзелешенең тәмамлануын көтә үзешчәннәребез һәм авыл яшьләре,- ди мөдир үзе. - Бүләк акчага сәхнә кирәк-яраклары, тәрәзәләргә матур өленге-челтәрләр алып аны бизәргә ниятләп куйдык инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: увлеченные