Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Без Апаслар – якташлар

Казан шәһәренең "Ак барс" яшьләр үзәгендә "Апас" якташлык җәмгыятенең очрашуы узды. Безнең районнан күченеп китеп, башкалада төпләнеп калган, гаилә корган кешеләр бихисап. Алар, аларның балалары арасында хезмәт алдынгылары, фән эшлеклеләре, сәхнә осталары, танылган спортчылар да байтак. "Якташлык җепләрен ныгыту, сәләтле яшьләрне барлау, сабакташларны, авылдашларны күрештерү максатыннан бүген очрашуга җыелдык. Киләчәк...

Казан шәһәренең "Ак барс" яшьләр үзәгендә "Апас" якташлык җәмгыятенең очрашуы узды. Безнең районнан күченеп китеп, башкалада төпләнеп калган, гаилә корган кешеләр бихисап. Алар, аларның балалары арасында хезмәт алдынгылары, фән эшлеклеләре, сәхнә осталары, танылган спортчылар да байтак. "Якташлык җепләрен ныгыту, сәләтле яшьләрне барлау, сабакташларны, авылдашларны күрештерү максатыннан бүген очрашуга җыелдык. Киләчәк яшьләр кулында дибез. Максатыбыз да үзебезнең якның егет-кызларын барлап, аларны бөтен Татарстанга һәм ил күләмендә таныту", - диде җәмгыятьнең рәисе Азат Хәнифәтуллин. Чыннан да сәхнә түрендә яшьләр балкыды. Якташларыбыз арасында кемнәр генә юк икән?! Танылган якташларыбыз Фердинат Сәлахов һәм Эльза Әхмәтҗанова аларны бер-бер артлы сәхнәгә чакырды. Ә тамашачыларның барысын да бирегә сагыну хисе китергән. Аларның сөйләшеп сүзләре бетмәде, күрешеп күзләре туймады. Апаста туып-үскән, инде озак еллар башкалада яшәүче Талия апа Гәрәева да туган ягын, анда узган балачагын, яшьлек елларын күз яшьләре белән искә алды. "Олыгайган саен ныграк сагындыра. Яшь барган саен туган як дигән төшенчә үзәкне өзә. Кайткан саен ныграк сагынып, ашкынып кайтам", - диде ул. Тумышлары белән Танай-Турай авылыннан булган Хәмит һәм Назирә Җамалиевлар да очрашудан елы буена җитәрлек рухи азык алып китүләрен белдерделәр.

Районнан барган делегация очрашуга туган як җылысын, Апас сулышын өрде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы исеменнән кайнар сәламнәрен һәм якташлык җәмгыятенә олы рәхмәтләрен җиткерде. "Читтә яшәсәгез дә сезнең һәрберегез безнең өчен якын. Сезнең уңышлар - безнең дә уңыш. Туган якларыгызга ешрак кайтыгыз, аралашып, дус-туганнар булып яшик", - диде ул. Шулай ук җырчылар Резидә Мастафина белән Гөлия Хәйруллина туган якның сәламнәрен җыр-моңнары аша юлладылар. Танылган журналист Азат Сункишев тамашачыларны Апас районының тарихын туплаган китаплары белән таныштырып үтте. Тантанага шулай ук "Чаллы" якташлык җәмгыяте вәкилләре дә килгән иде. "Никадәр ераграк китәсең, шулкадәр ныграк сагындыра. Чаллы шәһәрендә 1 меңнән артык апаслы яши. Алар барысы да Апасның сөекле уллары, кызлары", - дип кайнар сагыну сәламәнәрен юллады җәмгыять рәисе РафаэльЗәйнуллин.

Шундый җылы күрешүләр, очрашулар якташлык җепләрен тагын да ныграк бәйли, араларны якынайта. Якташлык җәмгыяте апаслыларны барлау эшен дәвам итә. Алар Казан шәһәренең Читаев урамы, 50 йортта урнашкан офисларында һәр айның беренче чәршәмбесендә очрашалар, сөйләшәләр. Аралар өзелмәсен, без Апастан дип горурланып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: апаслар якташлар