Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

БАРЫСЫНА ДА ӨЛГЕРӘ

Захарова Пелагея Дмитриевнаның авыл сәхнә­сендә татар халык җырларын башкаруын сокланып сөйли түбән барышлылар. Авылның олы йөрәк­ле, киң күңелле, мәр­хәмәтле әбисе ул. Күңеле дә ак, пакь аның. Тормышында күп кенә кыенлыклар, ачы югалтулар күрсә дә, җор теллелеген, шаянлыгын югалтмаган. 80 яшен тутырса да, сер бирми әби: "Хәзер дә җырлап бирә алам...

Захарова Пелагея Дмитриевнаның авыл сәхнә­сендә татар халык җырларын башкаруын сокланып сөйли түбән барышлылар. Авылның олы йөрәк­ле, киң күңелле, мәр­хәмәтле әбисе ул. Күңеле дә ак, пакь аның. Тормышында күп кенә кыенлыклар, ачы югалтулар күрсә дә, җор теллелеген, шаянлыгын югалтмаган. 80 яшен тутырса да, сер бирми әби: "Хәзер дә җырлап бирә алам әле мин, чувашча да, татарча да, русча да җырлыйм", - ди ул. Гомере буе колхозда эш­ләгән, сыер сауган ана 5 баласына югары белем бир­гән. Тормыш иптәшен вакытсыз югалтып, хәзерге вакытта урын өстендә ятучы апасын тәрбияләүче Пелагея Дмитриевна янын­нан кеше өзелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ничек яшисен, авыл?