Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балтайлар сынатмады!

"Сәләт" балалар иҗаты үзәге коллективы менә өченче ел инде район мәктәпләре арасында КВН оештыра. Быелгы бәйгедә Балтай ("Экос" командасы), Каратун ("Кислород" командасы) һәм Сатмыш ("Яшь экологлар") мәктәпләренең өлкән класс укучылары катнаштылар һәм аның темасы да Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган иде. Бәйге шартлары буенча таныштыру-сәламләү, табигатькә кагылышлы...

"Сәләт" балалар иҗаты үзәге коллективы менә өченче ел инде район мәктәпләре арасында КВН оештыра. Быелгы бәйгедә Балтай ("Экос" командасы), Каратун ("Кислород" командасы) һәм Сатмыш ("Яшь экологлар") мәктәпләренең өлкән класс укучылары катнаштылар һәм аның темасы да Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган иде. Бәйге шартлары буенча таныштыру-сәламләү, табигатькә кагылышлы мәзәк-реплика, "Гөлбакча син авылым" өй эшен һәм башка биремнәрне һәр команда тырышып башкарды. Жюри һәр биремгә бәя биреп "4"ле, "5"леләрен куеп барды. Тамашачы исә алкышлары белән бәяләде. Һәр мәктәп командасының теләктәшлек группалары "Сынатмагыз, без сезнең белән", "Әйдә, әйдә алга!" һәм башка рухландыргыч плакатларын күтәреп, шат авазлары белән көч биреп тордылар. Балтайның "Экос" командасы (җит. А. Нуруллина, Р. Шәвәлиева) беренче биремнән үк үзләренең хәзерлекле булуларын күрсәттеләр. Сорауларга да бик тиз һәм тапкыр җаваплар бирделәр, ә музыкаль паузаларда искитмәле биюләре белән шаккатырдылар. Һәм бик лаеклы төстә беренче урынга чыктылар. Каратун һәм сатмыш мәктәпләре командалары икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КВН