Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Балкыш”та балкыйк әле!

Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләрнең район мәдәният йортында узган чираттагы җыелышларында авыллардагы ветераннар советлары рәисләре катнашуы юкка гына түгел. Республикакүләм оештырылачак "Балкыш" фестиваленә хәзерлек турында сөйләштеләр алар. Фестиваль җырга-моңга һәвәс өлкәннәрне сәхнәгә тарту, сәләтләрен күрсәтү, гомумән аларның үзешчән иҗат мөмкинлекләрен үстерү максатыннан үткәрелә бит. Аның беренче этабы Апаста узачак. Җыелышта катнашкан район...

Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләрнең район мәдәният йортында узган чираттагы җыелышларында авыллардагы ветераннар советлары рәисләре катнашуы юкка гына түгел. Республикакүләм оештырылачак "Балкыш" фестиваленә хәзерлек турында сөйләштеләр алар. Фестиваль җырга-моңга һәвәс өлкәннәрне сәхнәгә тарту, сәләтләрен күрсәтү, гомумән аларның үзешчән иҗат мөмкинлекләрен үстерү максатыннан үткәрелә бит. Аның беренче этабы Апаста узачак. Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин шулай ук җәй айларында авыл клубларының эшчәнлеге турында, яшьләр арасында тәртипсезлекләр булдырмау максатыннан төрле чаралар үткәрергә кирәклеген дә ассызыклады. Соңыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының "Халкым минем" газетасы, бу газетада районыбызда 9 майда узган бәйрәм чарасы турындагы кызыклы язма, фотолар турында да сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы фестивали