Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ата-ана сөенече игез – тигез балалар

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Аналар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан барлык авыл җирлекләрендә, районда, оешмаларда төрле чаралар уздырылды. Шимбә көнне урамда караңгы, салкын көзге көн булуга да карамастан Кече Күккүз авылы клубы аеруча да якты, матур итеп бизәлгән иде. Әйтерсең лә әниләрдән җылылык, назлы җил бөркелеп тора. Шушы җирлектә игезәк...

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Аналар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан барлык авыл җирлекләрендә, районда, оешмаларда төрле чаралар уздырылды.

Шимбә көнне урамда караңгы, салкын көзге көн булуга да карамастан Кече Күккүз авылы клубы аеруча да якты, матур итеп бизәлгән иде. Әйтерсең лә әниләрдән җылылык, назлы җил бөркелеп тора. Шушы җирлектә игезәк балалар тудырган гаиләләргә багышлап стенд та ясап куйганнар. Дөньяга баланың аваз салуы зур бәхет, ә менә берьюлы ике бала - игезәкләр табу икеләтә шатлык, икеләтә бәхет. Зур Күккүз авылы җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр тырышлыгы белән игезәк табучы әниләрне һәм балаларын чакырып "Игезләр - тигезләр" - дип аталган эчтәлекле кичә үткәрде. Шушы җирлектә сөт җыючы Алсу Нигъмәтуллина һәм шәхси эшмәкәр Алсу Кәлимуллиналар катнашучы һәр әнигә чигүле яулык алуда, өстәл әзерләү өчен сый-хөрмәт белән ярдәм иткәннәр. Сәхнә түренә Кече Күккүздән Флера Сәлимова, Оркыя Гомәрева, Фирая Сәлимуллина, Түбән Барыштан Гөлира Җәләлиева, Ильмира Гомәрова, Зур Күккүздән Ридалия Гыймадиева, Чулпан Камалова, Идея Яруллиналар чакырылды. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова ачып җибәрде. Барлык аналарны да әлеге бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен ирештерде. Бәйрәм кичәсе авыл үзешчәннәре әзерләгән җыр-биюләр, спектакльдән өзекләр белән үрелеп барды. Әниләр игезәк балаларны үстерү серләре белән уртаклаштылар, алар белән булган истәлекле вакыйгаларны искә алдылар. Балалары да буш кайтмаганнар, чәчәк бәйләмнәре белән сәхнәгә менеп йөрәк түрендә сакланып килгән җылы сүзләрен әйттеләр. Үзләре яраткан җырларын башкардылар. "Сагыну- сагышны татыр өчен читкә китеп карарга кирәк", - дигән сүзләр дә яңгырады. Оркыя апаның кызлары игезәк балалар уртасына әни ясалган торт пешереп кайтканнар. Клуб мөдире Гөлүзә Зәйнуллина, китапханәче Галия Җәләлиева спектакльдән алынган өзекләрдә ана образын күздән яшь килерлек итеп ачып бирделәр. Авыл халкы бик матур итеп тамаша кылды, җылы итеп алкышлады. Бәйрәмнең ахырына җиткәне сизелмәде дә. Авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова катнашучы әниләргә, ерак юлларны якын итеп, әниләрен хөрмәтләп кайткан балаларына, килгән авыл халкына, иганәчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Ахырдан әниләре белән балалары, бәйрәмне оештыручылар истәлек өчен фотога төштеләр. Татарча бию көе яңгырый башлагач яше, карты биеде, күңел ачты. Сый - хөрмәттән сыгылып торган табын артында тәмле чәй эчкәннән соң күтәренке күңел, бәйрәм рухы белән өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игезђклђр ђйгесе конкурс двойняшек