Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Илгиз Маликов матур рәсем дә ясый, китап та чыгара

Каратунда яшәүче үзешчән рәссам, киң күңелле, тарих белән ныклап кызыксынучы Илгиз Маликов үзенең берничә картинасын Апас үзәк музеена бүләк итте, шәхси күргәзмәсен уздырды.

Инде менә Морзалар авылының тугыз нәсел шәҗәрәсен ныклап өйрәнеп һәм тулыландырып быел “Исмәгыйль нәселе“ исемле җыйнак кына китап та чыгарып, район тарихчылары, авылдашлары, туганнарына тагын бер бүләк ясады. Китап 100 нөхсәдә Казан Федераль университеты типографиясендә бастырылган. Авторлар, иганәчеләр арасында атаклы галимнәр Габдрахман, Зәки белән Талха Таһирҗановлар, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, эшмәкәрләр Зөфәр һәм Илдус Гыйззәтуллиннар, Рифкать белән Равил Латыйповлар, Рамил Шаһвәлиев һәм Илгизәр Гыйльфанов та бар. Афәрин Илгиз, бик саваплы, истәлекле тарихи ядкәрең бик матур эчтәлекле һәм башкалар да өчен гыйбрәтле һәм үрнәк гамәл! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев