Иске Әнәле авылында иртәдән үк бәйрәм
Иске Әнәледә һәрвакыттагыча сайлаулар бәйрәмне хәтерләтә. Бу юлы да урамга ук чәй өстәлләре әзерләнде, самавырда чәй кайнады.
Гөлия Шиһабиева авылдашларына матур җырларын бүләк итте. Аңа авыл үзешчәннәре дә кушылды.
Сайлаучылар шулай ук иртәдән үк участокларга килде һәм үз тавышын теләп бирде.
–Тормышыбыз бик матур, киләчәгебез тагын да матур булсын дип тавыш бирдем. Һәр көнемне, һәр эшемне изге догадан башлыйм. Сайлауларга килгәндә дә ил-көннәргә тынычлык, иминлек, муллык теләп догалар кылдым, – диде Мостафа Идиятуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев