Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иске Йомралыда “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале үтте

Бәйгедә Табар Черкене, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Олы Болгаер, Чүрибураш, Ишеево авыл җирлекләрендә яшәүче җыр-моңга гашыйк 12яшьтән 80 яшькә кадәрге егерме номинант катнашты.

8 август кичендә авыл тормышының  көндәлек эшләрен тиз-тиз төгәлләп, Иске Йомралы авылы халкы бик көязләнеп, матур калай күлмәкләр кигән, тулысынча яңартылган авыл Мәдәнит йортына җыелды. Бу бәйгедә Табар Черкене, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Олы Болгаер, Чүрибураш, Ишеево авыл җирлекләрендә яшәүче җыр-моңга гашыйк 12яшьтән 80 яшькә кадәрге егерме  номинант катнашты. Фестивальне изге теләкләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев ачып җибәрде.

Мәртәбәле жюрины бу юлы үзе дә шәп тальянчы, тагын 14 төрле уен коралында уйный белүче, үзе җырчы, Апас “Туган якны өйрәнү“ музее директоры Рәмис Ногманов җитәкләде. Ул үзе дә, янәшәсендә уен коралларында профессиональ дәрәҗәдә уйнаучы баянчылар Альберт Сәлахетдинов, Радик Абдуллин, Ринат Шакиров, башка музыка белгечләре һәр башкаручыга гадел бәя куйды. Хәер, тамашачы фикере дә бик мөһим, һәр чыгыш ясаучыны сәхнәдән көчле алкышлар белән озату-шуны раслый.

Рәмис Ногманов беррәттән  Йомралы тамашачысы өчен Саратов тальянында уйнау мастер-классы та күрсәтте әле. 1930 елда ясалган бик борынгы, җиз телле, кыңгыраулы бу гармунны Апаста яшәүче бик оста куллы Исмәгыйль Нигъмәтуллин реставрацияләгән. Аның уйнавына  кушылып тыпырдатып биешеп, җырлашып та алды әле зал тулы тамашачы.

Районда гармунчы-тальянчыларның өченче фестиваленең чираттагы этабы буенча, тиздән тагын ике авылда зона сайлап алу туры үтәчәк.

– Бу фестивальне башлап җибәргәндә районда 150 ләп гармунчы яшәвен ачыклаган идек. Район башлыгы да бу башлангычыбызны күтәреп алды,  авыл клублары, мәдәният йортларына затлы 4 гармун, баян, тальян бүләк итеп бирелде. Иншаллаһ, бу фестиваль җиңүчеләре дә бүләксез калмас,-диде аның төп оештыручыларының берсе Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев