Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Дулкыннар” сәләтлеләрне сайлый

29 гыйварда район мәдәният йорты сәхнәсе балалар чыгышыннан гөр килеп торды. Биредә 2006 елдан бирле үткәрелеп килүче "Дулкыннар" республикакүләм бәйгесенең беренче туры узды. Бәйге балаларда һәм яшүсмерләрдә Ватанга карата мәхәббәт, күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә милли үзаң тәрбияләү максатыннан уздырыла. Шулай ук бу чара республикабызда яшәүче талантлы яшьләрне барлау,...

29 гыйварда район мәдәният йорты сәхнәсе балалар чыгышыннан гөр килеп торды. Биредә 2006 елдан бирле үткәрелеп килүче "Дулкыннар" республикакүләм бәйгесенең беренче туры узды. Бәйге балаларда һәм яшүсмерләрдә Ватанга карата мәхәббәт, күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә милли үзаң тәрбияләү максатыннан уздырыла. Шулай ук бу чара республикабызда яшәүче талантлы яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү, иҗат өчен шартлар тудыру, иҗади элемтәләр урнаштыру, яшь талантлар иҗатын пропагандалауны да күздә тота. Бәйгедә 20 мәктәптән 60 укучы катнашты һәм алар вокал, нәфис сүз, рәсем, инструменталь ансамбльләр номинацияләре буенча көч сынаштылар. Жюри чыгарган нәтиҗәләр түбәндәгечә: нәфис сүз буенча беренче группада 1 урында Илүзә Зәйнуллина (Борнаш мәктәбе), икенче урында Алинә Галимҗанова (Йомралы), Адилә Исмәгыйлева, Инзил Тимуршин (Каратун), өченче урында Алсинә Рәхмәтуллина (Урта Балтай), Рузилә Бикмөхәммәтова (Болынбалыкчы), икенче группада беренче урында Алия Нәфикова ("Сәләт", Ындырчы), икенче урында Нияз Дәүләтшин (Азбаба), Нәзилә Фәхретдинова ("Сәләт"), өченче урында Айрат Хәкимов (Каратун). Үзе иҗат иткән шигырен укыган Сөмбел Нуриевага (Кызыл Тау) тиңнәр булмады. Вокал-соло буенча беренче кечкенәләр группасында Әнисә Гарифуллина (Балтай) - беренче, Зәлия Шаһиева ("Сәләт"-Йомралы), Камилә Фәйзуллина (Апас) - икенче, Алинә Гурдина (Болынбалыкчы) - өченче урында. Икенче кечкенәләр группасы буенча Алсинә Рәхмәтуллина (Урта Балтай) - беренче, Энҗе Туктагулова (Биеш) - икенче, Илдар Фәйзуллин (Апас), Алия Шәмсетдинова (Чурибураш) - өченче урыннарда. Өченче группа буенча Алсу Рәхмәтуллина (Каратун) - беренче, Залия Сираҗева (Каратун) - икенче, Алия Идиятова (Йомралы) - өченче. Вокаль ансамбльләр буенча кечкенәләр группасы арасында "Татар кызлары" (Апас мәктәбе) - беренче, "Сөенеч" (Урта Балтай) - икенче урында. Зурраклар группасы арасында "Гөлләр" (Кызыл Тау) - беренче, "Сөмбел" (Дәүләки) - өченче. Каратун мәктәбенең "Балачак", "Мизгел" инструменталь ансамбльләре үз номинацияләре буенча икесе дә икенче урында. Рәсем номинациясе буенча кечерәкләр арасында беренче өч урында Зилә Төхвәтуллина (Тәүгелде), Кристина Осипова (Черкен), Айдар Гыйбасев (Кабыккүпер); уртанчылар арасында Гөлназ Мингазиева ("Сәләт"- Йомралы), Гөлназ Гәрәева (Дәүләки), Раилә Низамиева (Дәүләки). Өлкәнрәкләр арасында беренче урында Алинә Шириязданова ("Сәләт"- Чирмешән), икенче урында Тимур Сөнгатуллин ("Сәләт"-Апас), өченче урында Лилия Талипова, Әминә Хәсәнова, Энҗе Гафарова, Ләйсән Сафиуллина. "Җиңүгә омтылганда" номинациясе җиңүчесе - Булат Яруллин (Кызыл Тау).

Җырга-моңга һәвәс, сәләтле балалар күп икән районда. Аларның чыгышлары, исемнәре ешрак яңгырасын, тагын да зуррак уңышларга ирешсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сэлэт "Дулкыннар" сэлэтле