Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туган телем – әнкәм теле

Телебез “Әни!“ дип ачылган. Саф ана телебездә сөйләшеп, “Туган тел“не җырлап үстек. Ә үзебезнең балабыз, оныкларыбыз урамнан кайтып, безнеңчә эндәшмәсә, нишләрбез? Күңелгә авыр булмасмы? Телләр өйрәнәбез дип, туган телебез читтә калмасмы? Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарту, балалар бакчаларында мәҗбүри дәрәҗәдә укытылмау үз телебезне оныттырмасмы? Туган телебезне үстерүгә өлеш кертүче райондашларыбыз фикере белән дә танышыйк:

– Тел белү беркайчан да комачауламый. Милли мохиттә яшәгән бала ана телен онытмый. Шуңа күрә дә борчылыр урын юк дип уйлыйм. Чөнки безнең районда барлык милләт халкы да дус һәм тату яши. Алар бер-берсен хөрмәт итәләр. Районда бу мәсьәләдә күп эш эшләнелә. Һәркем үзенең туган телен яхшы белә, башка милләт телләрен хөрмәт итәргә өйрәнә. Шунлыктан районда татар телен өйрәнү мәсьәләсендә  бернинди дә каршылыклар тумады. Ата-аналар балалары татар телен өйрәнүгә үз ризалыкларын бик теләп бирделәр, – ди район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина.

Биеш урта мәктәбе - рус мәктәбе. Биредә 20 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Шуларның дүртесе татар теле укытучылары. Алар укучыларны әдәбиятны, сәнгатьне яратырга өйрәтә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Татар теле дәресләрендә төрледән-төрле эшкә җәлеп итү аша укучының фикерләвен, сөйләмен һәм рухи үсешен тәэмин итү белем бирү процессының төп максатын тәшкил итә. Рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамованың фикере мондый:

–Мин 1993нче елдан бирле шушы мәктәптә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам. Шушы еллар дәвамында бер генә укучымның да, бер генә әти-әнинең дә татар телен өйрәнүгә карата канәгатьсезлек белдергәне булмады. Шулкадәр кызыксынып, яратып, ике дәүләт телен дә белү кирәк диеп укыдылар. Телләр белгән-халык булган, белмәгәннәр-балык булган, диләр бит.

Татар телендә рус телле балалар катнашында нинди генә чаралар, атналыклар, кичә-бәйрәмнәр уздырылмады. Укучыларым ике телне дә тигез дәрәҗәдә белергә омтылды, моны горурлык дип санады. Татар теленнән уздырылган олимпиадаларда катнашып призлы урыннар да яуланды, хәтта бер укучым - Ирина Максимова Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныфларда рус балаларына татар теле укыта. Бүгенге көндә "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче укучым - Юля Фролова татарча искиткеч камил сөйләшә. Яңа гына районда уздырылган "Мин татарча сөйләшәм" бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады. 9 нчы сыйныф укучысы Полина Какунина, узган уку елында, Буа районы Чәчкап урта мәктәбендә уздырылган "Әхмәт Рәшит "Кояшлы ил"" дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә “Без – Шәүкәт Галиев якташлары” дигән фәнни эше белән татар телендә чыгыш ясап, III урынга лаек булды. Саный китсәң, алар бик күп.

Моңа кадәр татар теле беркемгә дә комачауламады. Дөрес, бүген дә эш тукталып калмады, тик кайбер сәбәпләр аркасында сәгатьләр кыскартылды. Хәзер һәр сыйныфта тел ике сәгать, бары бер сәгать кенә әдәбият укытыла. Шулай да татар теле бетүгә таба бара, дип әйтәсе килми. Укучылар татар теленә битараф түгел. Татар телен өйрәнүгә каршы булган әти-әниләр дә юк дияр идем. Нәкъ алдагы еллардагыча татар телендә чаралар, олимпиадалар уздырыла, укучылар тырышып укый, матур итеп татарча аралаша, исәнләшә, саубуллаша.

Бүгенге көндә татар теле укытучысыннан тагын да күбрәк осталык, җаваплылык таләп ителгәнен дә әйтми мөмкин түгел. Тел өйрәнергә теләк белдергән баланың күңелен яулардай дәресләр, татар мәдәнияте, этикет нормалары белән таныштырырдай уеннар, төрле мавыктыргыч чаралар оештыру бурычы арта.

Балаларга өйгә эшне әз бирергә тырышабыз, ә дәрестә барысына да өлгереп бетеп булмый. Укытучыларның педагогик сәләте, күпьеллык эш тәҗрибәсе авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша. Киләчәктә дә балаларга белем нуры сибеп, тагын да шулай рухланып эшләргә язсын иде. Укучыларым кимемәс, татар теле яшәр, дигән өметтә калам, – диде ул.

Мәктәп бусагасын атлап кергән көнне кулыбызга Әлифба китабы алган мизгел һәрберебезнең хәтерендә. Иске Йомралы мәктәбендә дә башлангыч класслар Белем иленең беренче баскычы буйлап югары күтәреләләр. Алда аларны Әлифба бәйрәмнәре көтә.

–Һәр иртәбез Ана телендә исәнләшүдән, хәерле көн теләүдән башлана. Әлифбаны өйрәнү чорындаукый, яза һәм бәйләнешле итеп сөйли белүнең башлангыч күнекмәләре бирелә. Җөмлә, сүз, иҗек һәм хәреф белән практик таныштырыла. Төп нигез дә башлангыч классларда, нәкъ менә башлангыч чорда салына. Башлангыч мәктәптә татар теле, нигездә, әдәби телнең практик курсы булып тора. Балаларны үзләренең фикерләрен, кичереш һәм хисләрен сөйләп, язып бирерлек итеп әдәби телгә өйрәтү аларның һәрьяклап үсүләренә дә ярдәм итә. Бала үз сүзләре белән дөрес, ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп яки язып бирә һәм телне оста куллана алганда гына, белем үзләштерелгән дип санала.

Мәктәпләрдә балаларны дөрес итеп туган телебездә сөйләшергә өйрәтү, аларда татар теленә, сәнгатенә мәхәббәт уяту бик зур тырышлык сорый. Шулай ук татар телен белүнең кирәклеге һәркайда чагылырга тиеш дип уйлым мин.

Бала күңеленә гаилә, мәктәп һәм җәмгыять зур йогынты ясый. Гаиләдәге тәрбия, телгә мөнәсәбәт, әлбәттә, зур чагылыш таба. Шуңа күрә дә, күз нурларыбызга “золотая моя“ дип түгел, “алтыным минем“ дип эндәшсәләр иде, – ди Иске Йомралы мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Гөлнара Галимҗанова.

Урта Балтай мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлинә Шәрәфуллина да туган телебезне үстерүгә зур көч куя. Шигъри җанлы укытучы укучыларны иҗат ялкынына күмә. Күңелдәген ак кәгазь битенә төшерү нинди бәхет ул!

–“И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле...” – дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

Татар теле – безнең милли телебез. Без шушы телдә сөйләшеп аңлашабыз, белем һәм тәҗрибә туплыйбыз. Шуңа күрә без туган телебезне яратабыз, аны бик яхшы белергә, әдәби телдә сөйләшергә тырышабыз. Теләгән фикеребезне әйтеп, аңлатып бирү өчен безнең телебез бай булырга тиеш. Шуңа күрә күп укырга, өйрәнергә, эзләнергә кирәк. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.

Ана телебезне тирәнтен белү өчен мәктәбебездә өстәмә ана теле дәресләре алып барабыз. Әлеге дәресләрдә укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятабыз. Милләтне, Ватанны яратырга өйрәтәбез. Укучыларда горурлык һәм граҗданлык хисләре тәрбиялибез. Бигрәк тә иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерергә тырышабыз.Үз фикерләрен дәлилләргә күнектерәбез. Бу дәресләрдә укучыларның сөйләмен яңа сүзләр белән баетабыз. Якташ язучыларыбызның иҗаты белән танышабыз. Укучылар үзләре дә каләм тибрәтеп карыйлар. Шигырьләр иҗат итәләр. Ә ул шигырьләрдә туган якка, әти-әнигә, белем алучы мәктәпләренә карата йөрәк хисләре ята.

 

Район үзәк китапханәсе коллективы туган телебезгә мәхәббәт хисләре уяту, туган телебез белән горурлану хисләре тәрбияләү, тудыру максатыннан, һәрдаим кичәләр, очрашулар оештыра. Чараларның һәрберсе туган телебездә уза. Аларда яшь буын белән беррәттән, төрле буын вәкилләре дә теләп катнаша.

– 21 февраль көнне барлык китапханәләрдә Туган тел көне уңаеннан чаралар оештырылса, 22 февраль көнне, үзәк китапханәдә Шәүкәт Галиевнең 90 еллыгына багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узачак. Шулай ук язучылар белән очрашулар, шәхесләр белән якыннанрак таныштырулар да райондашларны китап укырга өндәү, телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үтә. Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова, Гөлсинә Галимуллина, Лерон Хәмидуллин белән узган очрашулар китап укучылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, китап укучылар бар һәм булачак, – ди китапханәче Венера Салаватова.

Ләйлә Шиһабиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев